Вакыйга эзеннән рубрикасы буенча яңалыклар
-
Акчаларыннан коры калганнар
Билгесез берәү, 1976нчы елгы түбәнкамалының «Форд Мондео» автомобиленә двигатель сатам, дип алдап, 11 мең сум акчасын үзләштерә.
-
Кая чабалардыр...
Чистай-Түбән Кама трассасында көндезге сәгать 11дә «Шкода» автомобиле Кама Аланына таба барганда каршы як юлга чыгып «ВАЗ-2107» машинасы белән бәрелешкән.
-
Татар халкының асыл улы иде
Шәһәребезнең мактаулы гражданины Хәмәтхәсән Хәлиуллин 84 яшендә вафат булды. Бу шәхесне Түбән Камада үткәрелгән төрле чараларда күреп, аның ялкынлы чыгышларын яратып тыңлый идем. Хәмәтхәсән ага милләт җанлы шәхес буларак билгеле иде. Лаеклы ялда да актив тормыш рәвеше алып барды, аксакаллар шурасы әгъзасы булды, төрле иҗтимагый-мәдәни чараларда актив катнашты.
-
Күңелсез саннар
Бу елның алты ае эчендә Түбән Камада ВИЧ авырулы 39 кеше ачыкланган. Барлыгы исәптә 1008 кеше тора.
-
Җәяүлеләрне таптаталар
Кызыл Чишмә бистәсендә «Hyundai Solaris» автомобиле җәяүлене бәрдергән.
-
Тагын берсе китеп барган...
«Нефтехим» предприятиесендә янгында зыян күрүчеләрнең дүртенчесе вафат.
-
Ашыгалар
Түбән Камада ике автомобиль бәрелешкән.
-
Машинада газ шартлаган
Тихая Аллея урамындагы 14 нче йорт каршында «Ларгус» автомобиле шартлаган. Кешеләр социаль челтәрләрдә шартлау тавышының шәһәрнең төрле районнарында ишетелгәнлеге турында язганнар. Бәхеткә, машина хуҗасы исән калган.
-
Балаларны таптаталар
Машина йөртүче баланы бәрдереп качкан. Фаҗига Шинчылар урамының 13 нче йорт каршында булган.
-
Инфаркт та, инсульт та...
Узган атна эчендә ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясенә 1295 тапкыр шалтыртканнар.
-
Шартлы рәвештә генә
Кеше үлеменә китергән юл һәлакәтендә 24 яшьлек ирне суд гаепле дип тапкан.
-
Куллары кычыткач
Автошәһәрчектә күперне җимергәннәр, сыннарга зыян китергәннәр, тукталышны ватканнар... Моны өлкәннәр түгел, ә яшүсмер вәхшиләр эшли бит. Яңа паркларда видеокамералар урнаштырылса да, сакчылар булса да, алар үзләрен иркен хис итә.
-
Махсус төрткәннәр, ди...
Ширәмәт авылының бер йортында янгын чыккан. Бәхеткә, бу вакытта өйдә булган 20 яшьлек кыз исән калган. Әмма тәненең 30 проценты пешкәнгә, аны Казан республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
-
Бәхеткә, исәннәр
Кама елгасының Түбән Кама һәм Грахань авылы арасындагы өлешендә ике «снегоход» боз астына киткән.
-
Саксызлык бәлагә китерә
Әле кыш башланды гына, ә Түбән Кама үзәк хастаханәсенә өшү диагнозы белән өч кеше китерелгән инде. Берсе инде дәваланып чыккан, тагын икесе әлегә ята.