Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Кая чабалардыр...

Чистай-Түбән Кама трассасында көндезге сәгать 11дә «Шкода» автомобиле Кама Аланына таба барганда каршы як юлга чыгып «ВАЗ-2107» машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, чит ил машинасының 36 яшьлек йөртүчесе һәм салонда булган ике бала җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган. «Җиделе»нең 69 яшьлек хуҗасының хәле күпкә авыррак: аның балтыры, аскы теш казнасы, борыны сынган. 65 яшьлек пассажиры урында ук җан бирә, 51 яшьлеге хастаханәгә барганда үлә.
Шулай ук Түбән Кама районының Ширәмәт-Елантау юлында, Ширәмәткә таба баручы «ВАЗ-2114» автомобиленең 62 яшьлек йөртүчесе «Рено» машинасына уздырмаган. Каршыга килгән машина белән бәрелешмәс өчен, чит ил автомобиле йөртүчесе тормозга баскан һәм, идарәне югалту аркасында, чокырга очкан. Нәтиҗәдә, тубык сөяге сынып, башы җәрәхәтләнгән 54 яшьлек машина йөртүче, шулай ук төрлечә җәрәхәтләнгән ике пассажир хастаханәгә озатылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев