Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Вакыйга эзеннән

Саксызлык бәлагә китерә

Әле кыш башланды гына, ә Түбән Кама үзәк хастаханәсенә өшү диагнозы белән өч кеше китерелгән инде. Берсе инде дәваланып чыккан, тагын икесе әлегә ята.

Шул ике кешенең берсенә тиздән операция ясалачак. Ирнең аяк бармакларын кисәчәкләр. Үзе әйтүенчә, кайчан өшеткәнен хәтерләми, аяк тиресенең төсе үзгәргәч, табибларга мөрәҗәгать иткән. Медицина ярдәме вакытында күрсәтелсә, бәлки эш операциягә кадәр барып та җитмәс иде. «Өшүнең беренче билгесе – тире агару, өйгә кергәндә авырту барлыкка килә, тәннең туңган урыны тоймый, кабарчыклар чыкмаска да мөмкин», – дип аңлата хастаханә хирургы Артем Закиров. Өлкән яшьтәге апага исә икенче дәрәҗә өшү диагнозы куелган. Ул башта автобус көтеп торганда туңуын әйткән, аннары дөресен сөйләгән. Чынлыкта, әбекәй ул көнне хәмер эчкән һәм ишегалдында яланаяк йөргән. 
Көчле салкыннар әле алда. Шуңа күрә медицина хезмәткәрләре кешеләрне җылы итеп киенергә кирәклеге турында кисәтәләр. Бигрәк тә аяк киеменә игътибар итәргә кирәк. Хәмер эчү еш кына өшүгә китерә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев