Вакыйга эзеннән рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үзенә дә ташлана язганнар
Җәен кызганып ашаталар, суыткач, ничек котылырга белмиләр. Хуҗалары бакчалардан шәһәргә китеп йортсыз калган этләрне ашатучы юк. Шуңа да алар, ризык эзләп, көтүе белән килеп, хуҗалыкларга зыян сала. Шундый зыян күрүчеләрнең берсе – Анна Николаевна. Күптән түгел ул НТРның «Яңалыклар» хезмәтенә шалтыраткан.
-
Кансызлыгы шәһәрне тетрәткән
Төнге урам. Чиләк тоткан хатын чүплек янына бара. Чиләктәгесен контейнерга бушата һәм өйгә кереп китә. Беренче карашка, шикләнерлек нигез юк. Әмма күпмедер вакыттан соң чүплек янына килгән бер ир шунда нәни кызчыкны таба. Хастаханәгә китерелгән сабый туңган, тән температурасы 32 градус була. Шулай да табиблар аның гомерен саклап кала ала.
-
Ялкыны юк, төтен чыга
Шушы көннәрдә Прости авылы янындагы резин-техник эшләнмәләр чүплеге януы турында язган идек. Утны су һәм җир белән сүндергәннәр. Эштә барлыгы 55 кеше, 27 техника берәмлеге, пилотсыз самолет катнашкан.
-
Утның таралуына юл куелмады
Түбән Кама муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе штабыннан алынган мәгълүмат буенча, узган атнаның шимбәсендә Түбән Кама бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенең дежур бүлегенә Прости авылы янында резинтехник эшләнмәләр чүплеге яну турында хәбәр килеп ирешә.
-
Спорт белән бергә гомергә
Түбән Кама педагогия көллиятендә 40 елдан артык гомерен милли матбугатны үстерүгә багышлаган күренекле журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, спорт комментаторы, зыялы шәхес Виктор Шадринның 65 яшьлек юбилее уңаеннан портрет-кичә узды.
-
Коткарып кала алмаганнар
Түбән Уратма авылында ике катлы йорт янып беткән. 43 яшьлек ир һәм аның ике улы бернәрсәсез калган.
-
Өч кеше пешкән
Узган атнада үзәк хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә гөмбә белән агуланган 57 яшьлек хатынны алып килгәннәр. Бәхеткә, хәзер аның тормышына берни дә янамый.
-
Берьюлы өч үлем
69 яшьлек ир, бауга тотынып, бишенче каттан төшкәндә егылып төшкән. Фаҗига Тукай урамындагы 5 нче йортта булган.
-
Туктарга оныткан
Трамвай «20 нче микрорайон» тукталышы янында 42 яшьлек хатынны бәрдергән. Хатын шунда ук җан биргән. Шаһитлар әйтүенчә, трамвай, тукталышта туктап тормыйча, узып киткән, аны бәрдереп, әле берничә метр өстерәп тә барган.
-
Бер көндә – икәү
Бызов һәм Тынычлык урамнарында ике бала машина көпчәкләре астында калган. Ике очракта да 7 һәм 8 яшьлек малайлар кинәт юлга йөгереп чыккан, йөртүчеләр машиналарын туктатырга өлгермәгән.
-
Бәхеткә, исән калганнар
Шинчылар һәм Вахитов урамнары чатындагы «Березка» сәүдә үзәге янында «Тойота» һәм «Лада Гранта» машиналары бәрелешкән.
-
Янып, күмергә әйләнгән
«Шинник» бакчачылык ширкәтендәге бакчаларның берсендә йорт янган. Янгын сүндерүчеләр хәрабәләр астыннан бер ир гәүдәсен тапканнар.
-
Тагын бер бала тапталган
Вахитов урамы аша җәяүлеләр юлыннан чыгучы 13 яшьлек кызны «Лада Калина» автомобиле бәрдергән.
-
Котлаган да, куркыткан да
Түбән Каманың 27 нче мәктәбенә чәчәк тоткан бер ир килеп кергән. Сак хезмәткәрләренә ул 9 нчы сыйныфта укучы кызын туган көне белән котларга теләвен әйткән, хәтта паспортын да күрсәткән.
-
Күңелләрдә мәңге сакланыр
Түбән Кама районының Түбән Уратма авылы янында милиция хезмәткәре Никанор Шестаков истәлегенә багышланган митинг узды. Ул бандитлар тарафыннан 1991 елда үтерелде.