Махсус төрткәннәр, ди...
Ширәмәт авылының бер йортында янгын чыккан. Бәхеткә, бу вакытта өйдә булган 20 яшьлек кыз исән калган. Әмма тәненең 30 проценты пешкәнгә, аны Казан республика клиник хастаханәсенә озатканнар.
Кыздан башка, әлеге йортта Түбән Камага йөреп эшләүче әтисе дә яши. Янгын чыкканда ул өйдә булмаган. Янгын сүндерүчеләрнең беренче расчеты җиде минут эчендә килеп җиткән. Тик бу вакытта йортны ялкын биләп алган һәм түбәсе җимерелә башлаган. Бу хакта журналистларга күзәтү эшчәнлеге бүлеге начальнигы Рамил Насыйбуллин хәбәр иткән.
Кыз егете белән дустының үзен кыйнаулары, йортка ут төртүләре, үзенең качып котылуы турында сөйләгән. Җинаять эше кузгатылган. Егетне эзлиләр. Янгын чыгуның фаразлары арасында махсус ут төртү, ут белән саксыз эш итү, электр җиһазларының төзексезлеге белән бәйле булганнары да бар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев