Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Акционер Хәмәтхәсән кыйссасы
Ике кулына бишәр литрлы савытлар белән су тоткан, күптәнге танышым Хәмәтхәсән абыйны очраттым. Хәмәтхәсән абый инде сиксәнгә якынлашып килсә дә, төз гәүдәле, җор, төшенкелеккә бирелми торган зат. Кирәк чагында җитди, кырыс та була, ул - шәһәребез төзелешендәге атаклы бригадир. «Шәһәрдә беренче яши башлаган чорда суны краннан агызып, кайнатмыйча гына стаканлап...
-
Ремонт ясаганчы...
Юлларның начарлыгы хакында газетада язмалар булып тора. Аңа карап юллар яхшы якка үзгәрми. Ел саен һаман шул «ямочный ремонт» - чокыр ямау. Алар озак сакланса икән! Нибары бер елга җитә, аннан кабат шул чокырларда казына башлыйлар. Ел саен зур чыгымнар белән «тычтык-пычтык» ремонт ясаганчы, яхшылап асфальт җәяргә дә, аннан ун-унбиш...
-
Узганнарның бер мизгеле
Газетаның «Хатлар» сәхифәләреннән берсендә, укучыларыбызга болай дип мөрәҗәгать иткән идек: «Шәһәребез һәм районыбыз авылларында яшәүчеләрнең альбомнарында шушы якларның узганнарына кагылышлы кызыклы фотолар да сак-ланадыр. Аларны «Туган як» редакциясенә алып килеп күрсәтсәгез, рәхмәтле булыр идек. Чөнки арада газета битләрендә чыгарып, тарих елъязмасына кертеп калдырырга лаеклылары да бардыр». Моны укыгач, редакциягә пенсионер...
-
Рус булсаң да, татар телен бел
29нчы мәктәптә белем алучы 338 татар баласының нибары 200е генә татар төркемнәренә йөри. Аның каравы, 74 рус төркемендә тагын 992 бала татар телен өйрәнә. Уку елы азагында рус телендә белем алучыларның ата-аналары өчен үткәрелгән «Телләр белгән - илләр гизгән» дигән кичә балаларның татар телен ни дәрәҗәдә өйрәнүен ачык күрсәтте. Мәктәп...
-
Ир-ат өчен балалар булса ни дә, булмаса ни...
«Туган як»ның 11 май санында Суфиян Минһаҗевның «Әти нигә кирәк?» дигән язмасын укыдым да, уйга калдым. Шәһәр аксакалы дөрес яза. Ир балага, һичшиксез, әти тәрбиясе кирәк. Әти кешеләр үпкәлә-мәсеннәр, әмма алар бала тәрбияләүдә бөтенләй диярлек катнашмыйлар. Ярар ла шунда, гаиләне тәэмин итеп торучы буларак, акча ягын кайгыртсалар. Иртән балалар бакчасына...
-
Театр сиңа базар түгел
Түбән Кама татар дәүләт драма театры спектакльләренә бик яратып йөрим. Шөкер, берничә ел элек Кайманов урамында театрыбызның аерым бинасы булдырылды, артистлар искиткеч яхшы уйный, репертуар да бик бай. Шулай да, күңелемне бер әйбер борчый. Бу турыда язмыйча кала алмыйм. Спектакльгә кайчан гына барсам да, һаман шул ук бер хәл кабатлана....
-
Кызларыгыз үзләре гаепле
Газетаның 17 апрель санында басылган «Нәфесеңне тыймасаң…» дигән мәкаләне укыгач, кулыма каләм алырга булдым. Халык бер нәрсәне аңлап бетермиме, аңламаганга салышамы? Педофил ул - балаларга карата көч кулланып, алар белән җенси мөнәсәбәткә керүче авыру кеше. Соңгы арада исә педофиллар дип, яшь кызлар белән йөрүче олырак егетләрне, ирләрне хөкемгә тарту бара....
-
Барыбыз бергә эшләсәк...
Микрорайоннарда йорт «старший»ларының, җирле үзидарә җитәкче-ләренең халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән үзара мөнәсәбәте һәркем өчен мөһим. Безнең 26нчы-30нчы микрорайонны гына алыйк. Ул шәһәрдә иң зурлардан санала. Аның биләмәсенә тугыз һәм ун катлы 26 йорт керә. Бу елның 1 гыйнварына әлеге йортларда 10 670 кеше яши. 4358 квартир булып, алар барлыгы...
-
Яши торган йортыбыз уртак булгач
Безнең Кама Аланында да тугызар, бишәр катлы йортлар бар. Ул йортлардагы квартирларда кемнәр яшидер, нинди уйлар белән янадыр... Алар яныннан узып барганда, мин әле ул йортта чисталык дигән хуҗа яшиме икән, дип тә уйлап куям. Кама Аланының икенче микрорайонында урнашкан 2/05а йорты да бу яктан, бәлки, кемнәрнедер кызыксындырыр. Без яши...
-
Коңгыздан без шулай котылдык
Каһәр суккан колорадо коңгызына каршы инде ничә еллар көрәшәбез, һаман җиңә алганыбыз юк. Башта аны, җиләк җыйгандагы кебек муенга чиләк асып, бәрәңге төпләрен таптап җыйдык һәм үтердек. Әмма файдасы күп булгандыр, дип әйтә алмыйм. Чөнки яңа гына җыеп узган бәрәңге сабагына каяндыр башка коңгызлар очып килеп куна иде. Аннары «Актара»...
-
Әтиләрне көттек
Күңелкәем моңлана. Әти назын күрми үскән Йөрәккәем сыкрана. Әтиләр сугышка киткән, Күпләр аннан кайтмаган. Әтиле булып үсәргә, Ходай безгә язмаган. Әниләр яшьли тол калып, Күп авырлык күргәннәр. Күз яшьләрен агызмыйча, Тешне кысып түзгәннәр. Күпләр кебек, без әтинең Кайтканын күралмадык. Гомер буе аны көттек, Кайтасына ышандык.
-
Җаннар телгәләнә
1931 елның башында беренчеләрдән колхозга кергән, 22 яшендә - бригадир, ә 27 яшендә «Кызыл Зәй» колхозы рәисе булган әтиебез Кәлимулла Мотыйгуллин сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Гаиләдә әни кулында берсеннән-берсе кечкенә биш бала кала. Зурыбызга - тугыз яшь, ә миңа нибары 6 ай була. Гади солдат һәм элемтәче булган...
-
8нче мәктәптә бер генә татар классы да юк...
Шәһәребездәге 1нче балалар бакчасында 220 татар баласы тәрбияләнә. Аларның һәрберсенә сок-ланып карап йөрдем. Сок-ланмаслык та түгел шул. Чөнки һәрберсе матур итеп татарча сөйләшә, шигырь сөйли һәм җырлый белә. Сере гади генә: бакча житәкчесе Рузинә Харисова, күпчелеге югары белемгә ия булган һәм татар телен камил белүче сәләтле тәрбиячеләр туплаган. Үзем күрергә...
-
Барысына да өлгерәбез
Пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Тәгъзимә Садыйкова җитәкчелегендә, Россия пенсионерлар берлегенең җирле оешмасы февраль аеннан башлап, өлкән яшьтәгеләрне компьютерда эшләргә өйрәтә башлады. Бүгенге көндә 24 төркемгә берләшеп, барлыгы 430 пенсионер бу өлкәдә үз белемен арттыра. Безнең төркемдәге 17 кеше, компьютер белеменә өйрәнү өчен, икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама...
-
Җиренә җиткермиләр
Ел елга охшамый, дигәндәй, бу кыш узган елгыдан шактый үзенчәлекле булды. Күреп торасыз, кышның соңгы аена керсәк тә, инде шактыйдан кар яуганы юк. Бер караганда, уңайлы - билдән кар ерасы түгел. Көн саен кар көрисе булмагач, дворникларга да рәхәт. Тик менә күңелне бер нәрсә борчып тора. Кар яумагач, кешеләр йөри...