Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Ремонт ясаганчы...

Юлларның начарлыгы хакында газетада язмалар булып тора. Аңа карап юллар яхшы якка үзгәрми. Ел саен һаман шул «ямочный ремонт» - чокыр ямау. Алар озак сакланса икән! Нибары бер елга җитә, аннан кабат шул чокырларда казына башлыйлар. Ел саен зур чыгымнар белән «тычтык-пычтык» ремонт ясаганчы, яхшылап асфальт җәяргә дә, аннан ун-унбиш...

Юлларның начарлыгы хакында газетада язмалар булып тора. Аңа карап юллар яхшы якка үзгәрми. Ел саен һаман шул «ямочный ремонт» - чокыр ямау. Алар озак сакланса икән! Нибары бер елга җитә, аннан кабат шул чокырларда казына башлыйлар.
Ел саен зур чыгымнар белән «тычтык-пычтык» ремонт ясаганчы, яхшылап асфальт җәяргә дә, аннан ун-унбиш ел ул турыда уйлап та карамаска була бит, югыйсә. Бер танышым белән сөйләшкәндә, шулай дип әйткән идем, ул көлеп: «Алай булганда, начальствоның кесә-сенә акча керми бит», - дип аңлатты. Кайчак аның сүзләрендә дөреслек бар икәнлегенә ышанып та куям.
Ә түрәләр үзләре, капиталь юл салып куярга акча юк, дип акланалар. Исәпләп карасаң, ел саен юллардагы тишекләрне ямауга күбрәк чыгым китә түгелме? Эшчеләре, техникасы, ягулыгы, материалы дисеңме... Аның тагын зарарлы яклары да бар бит, беренчедән, эшләгәндә юлларны ябып торып, машиналар хәрәкәтендә күпме мәшәкать тудыралар. Фрезалар белән дөбер-шатыр юл кырдыртып, шул тирәләрдә яшәүче күпме кешенең тынычлыгын бозалар... Ни генә әйтсәң дә, тулаем эш нәтиҗәсеннән чыгып уйлаганда, ел саен ясала торган «ямочный ремонт»лар, яңа юл салып куюга караганда, күпкә кыйммәткә төшә. Әнә шуңа да танышымның, түрәләр кесә ягын кайгырталар, дигән сүзләрендә хак-лык бар кебек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев