Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Театр сиңа базар түгел

Түбән Кама татар дәүләт драма театры спектакльләренә бик яратып йөрим. Шөкер, берничә ел элек Кайманов урамында театрыбызның аерым бинасы булдырылды, артистлар искиткеч яхшы уйный, репертуар да бик бай. Шулай да, күңелемне бер әйбер борчый. Бу турыда язмыйча кала алмыйм. Спектакльгә кайчан гына барсам да, һаман шул ук бер хәл кабатлана....

Түбән Кама татар дәүләт драма театры спектакльләренә бик яратып йөрим. Шөкер, берничә ел элек Кайманов урамында театрыбызның аерым бинасы булдырылды, артистлар искиткеч яхшы уйный, репертуар да бик бай. Шулай да, күңелемне бер әйбер борчый. Бу турыда язмыйча кала алмыйм.

Спектакльгә кайчан гына барсам да, һаман шул ук бер хәл кабатлана. Башта берәрсенең, аннары икенчесенең, бераз торгач, өченчесенең «сотовые» кычкырып җырлый башлый. Әле менә соңгы баруымда да нәкъ шундый хәл булды. Спектакльнең иң кызык урынында бер хатынның телефоны «җырлап» җибәрде. Хатын-кызларга хас булганча, ул, телефонын эзләп, сумкасын актарырга тотынды. Күпме генә эзләсә дә, барыбер, таба алмады. Залда бер-бер артлы уфылдаган тавышлар ишетелгәләде. Ниһаять, «җырлап туйган» телефон үзе сүнде. Шундый тәрбиясезлеге белән, ул хатын артистларга да, спектакль карарга килгән тамашачыларга да бик комачаулады. Артистларыбыз, мондый хәлгә инде күнеккәннәр күрәсең, телефонның шалтыратуына игътибар итмичә, сәхнәдә уйнауларын дәвам иттеләр. Тик залдагы тамашачылар гына артистларның сүзләрен ишетмичә калды.
Бераздан шундый ук хәл яңадан кабатланды, бу юлы алдагы рәтләрдә утыручы бер хатынның телефоны шалтырады. Бусы инде, телефонын өзеп куяр урында, трубкасын күтәреп, кычкырып сөйләшә башлады. «Мин театрга килгән идем әле. Үзеңнең хәлләрең ничек соң, нишлисең? Ярар, кайткач, тагын шалтыратышырбыз әле» кебек сүзләр арткы рәтләргә генә ишетелмәгәндер. Монысына театрда нәрсә калган инде, адашып килеп кергәнме? Андыйларга телевизордан үзе кебек сай акыллылар өчен төшерелгән сериаллар гына карап утырасы бит инде...
Югыйсә, спектакль башланыр алдыннан бер сөйкемле генә кыз башта татарча, аннары русча «кәрәзле телефоннарыгызны сүндереп куюыгызны үтенәбез» дип кабатлый. Кызганыч, аның сүзләренә игътибар итүче генә юк кебек.
Театрыбызга яшьләр дә күпләп йөри. Телефоныгызны үзегез сүндереп яндыра яки тавышсыз режимга куя белмисез икән, яшьләрдән сорагыз. Алар сезнең үтенечегезне кире какмаслар. Аннары якын туганнарыгызга спектакльгә баруыгыз турында алдан хәбәр итеп куйсагыз, алар, борчылып, кат-кат шалтыратып тормаслар.
Тырыша-тырыша спектакль куючы артистларны, театрга яратып йөрүче тамашачыларны һәм бер-беребезне хөрмәт итәргә өйрәнергә вакыттыр инде, җәмәгать.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев