Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Барыбыз бергә эшләсәк...

Микрорайоннарда йорт «старший»ларының, җирле үзидарә җитәкче-ләренең халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән үзара мөнәсәбәте һәркем өчен мөһим. Безнең 26нчы-30нчы микрорайонны гына алыйк. Ул шәһәрдә иң зурлардан санала. Аның биләмәсенә тугыз һәм ун катлы 26 йорт керә. Бу елның 1 гыйнварына әлеге йортларда 10 670 кеше яши. 4358 квартир булып, алар барлыгы...

Микрорайоннарда йорт «старший»ларының, җирле үзидарә җитәкче-ләренең халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар белән үзара мөнәсәбәте һәркем өчен мөһим.
Безнең 26нчы-30нчы микрорайонны гына алыйк. Ул шәһәрдә иң зурлардан санала. Аның биләмәсенә тугыз һәм ун катлы 26 йорт керә. Бу елның 1 гыйнварына әлеге йортларда 10 670 кеше яши. 4358 квартир булып, алар барлыгы 252 кв.метр мәйдан били. Йортларның «старший»лары тырышлыгы белән, квартирлар өчен коммуналь түләүләр 99 процент тәшкил итә. Боларны мин «Стройхимсервис» идарә итү компаниясе җитәкчесе Алексей Харитоновның микрорайон халкы белән очрашуда ясаган чыгышыннан китердем.
Алда әйтеп кителгән җәмәгать хезмәткәрләренең эше, әлбәттә, кешеләрдән «квартплата» бурычы җыю белән генә чикләнми. Аларның халык белмәгән, күрмәгән эшләре байтак. Йортлар - барыбызның да уртак яшәү урыны, аның подъезды да, баскыч мәйданчыклары да һ.б. чиста, тәртиптә тотылырга тиеш. Анысы инде һәр квартирга, һәр яшәүчегә бәйле. Шулай ук подъездлардагы игълан такталарына да күз салып, анда язылганнарны үтәсәк, яшәве дә күпкә җиңелрәк булыр иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев