Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Җаннар телгәләнә

1931 елның башында беренчеләрдән колхозга кергән, 22 яшендә - бригадир, ә 27 яшендә «Кызыл Зәй» колхозы рәисе булган әтиебез Кәлимулла Мотыйгуллин сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Гаиләдә әни кулында берсеннән-берсе кечкенә биш бала кала. Зурыбызга - тугыз яшь, ә миңа нибары 6 ай була. Гади солдат һәм элемтәче булган...

1931 елның башында беренчеләрдән колхозга кергән, 22 яшендә - бригадир, ә 27 яшендә «Кызыл Зәй» колхозы рәисе булган әтиебез Кәлимулла Мотыйгуллин сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Гаиләдә әни кулында берсеннән-берсе кечкенә биш бала кала. Зурыбызга - тугыз яшь, ә миңа нибары 6 ай була.
Гади солдат һәм элемтәче булган әтием Калуга өлкәсен, Калуга шәһәрен азат итүдә катнаша. Ул чагында әтием үзенең төпчеге Земфираның Калугада 42 ел яшәячәген күз алдына да китерә алмагандыр... 1943 елның ахырларында яраланып туган авылы Үчкәгә әйләнеп кайткан әтиемнең күкрәген Ватан сугышы ордены һәм медальләр бизи.
Гаилә ишәйгәч, ун баланы туйдыру, киендерү бер дә җиңел булмагандыр, әмма әтинең эшчәнлеге, эчмәве, тартмавы аркасында, хәерчелекне сизмәдек. Әни белән алар безне дә эшчән итеп тәрбияләделәр, күбебез югары белемгә ия булдык.
Әти күптән инде арабызда юк, әмма аның сугыш турында бик саран, кыска итеп сөйләгәннәре истә дә, күпме җыенып йөреп тә шул үзе сугышып йөргән якларны барып күрә алмавы гына җаннарны телгәли.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев