Авыл сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кунак ашы – кара-каршы
Авыл халкы элек-электән дуслар, туганнар белән кунакка йөрешкән. Без, Тоба мәдәният йорты үзешчәннәре, Каенлы мәдәният йортында кунакта булып кайткан идек инде. Күптән түгел каенлыларны үзебезгә «Аулак өй» кичәсенә чакырдык. Кунаклар күчтәнәчләре белән җырлап килеп керделәр. Без дә аларны җырлап каршы алдык. Аннары Тоба мәдәният йорты үзешчәннәре халкыбызның борынгы йоласын -...
-
Әдәби десант
Шәһәребездән читтә, табигатьнең иң гүзәл почмагында урнашкан Колмакчы авылы вәкилләре белән Габдулла Тукай исемендәге китапханәдә җәй көне бер очрашкан идек инде. Очрашуның җылы хатирәләре күңелдә озак сакланды. Ниһаять, без, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары, Габдулла Тукай исемендәге китапханә мөдире белән берлектә Колмакчы авылына юл тоттык. «Ак каламның шигъри аһәңнәре» дип...
-
Әниләр булдыра!
Каенлы мәдәният йортында әниләргә багышланган «Гүзәл затлар» дигән бәйге- кичә узды. Анда Каенлы авылы әниләре ике команда булып катнашты. Команданың берсендә тәҗрибәле әниләр, икенчесендә яшь әниләр иде. Бәйгенең барышы да нәкъ тормыштагыча булды. Гүзәл затларыбыз бишек җыры җырлап, матур сүзләр белән такмазалар әйтеп, бала сөйделәр, уйнаттылар. Алар өчен төрле кызыклы...
-
Авылда да эшлекле кешеләр кирәк
Хәзерге вакытта Түбән Кама муниципаль районында 8 эре авыл хуҗалыгы предприятиесе, 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы, 43 гаилә фермасы бар һәм бу тармакта 3 мең тирәсе кеше эшли. Соңгы елларда районның шәхси хуҗалыкларында савым сыерлар тоту мәсьәләсен тотрыклы хәл итүгә ирешелде. Шәхси хуҗалыклар һәм кече фермалар буенча үсеш күзәтелә. Авыл хуҗалыгы...
-
Киләчәккә барсын гармун моңы
Каенлы авылы мәдәният йортында үткән «Киләчәккә барсын гармун моңы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичәнең төп герое да гармун булды. Бу көнне ул җырлатты да, биетте дә, елатты да. Төрледән төрле уен кораллары бихисап. Әмма татар кешесе, бигрәк тә авыл кешесе өчен гармуннан да якын уен коралы бармы икән?! Ул күңел төшкәндә...
-
Кунаклы йорт – хөрмәтле йорт
Көз дә ахырына якынлашып килә. Кырда, бакчаларда эшләр бетте, уңышлар җыеп алынды, саклауга салынды. Авыл халкы үзе өчен үстергән җиләк-җимешен, яшелчәсен кайсын эшкәртеп, кайсын шул килеш базларына урнаштырды. Авылларда инде үрдәк, каз өмәләре гөрли, сугымга дигән эре мал симертелә. Җәйге киеренке хезмәттән соң, кышлык ризык әзерләнгәнгә куанып, туган-тумачаларның, дус-ишләрнең, күрше-күләннең...
-
Комбайнчыларны бүләкләделәр
Районыбызның ике комбайнчысы республика башкаласында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан 100әр мең сум күләмдә акчалата бүләк алды. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның урып-җыю кампаниясендә республика иген кырларында эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыга премия бирү турында карар кабул иткән иде. Һәм менә...
-
Үзләрен танытканнар
Түбән Уратма авылы мәдәният йортының «Кемел Чылкуч» чуваш фольклор ансамбле традицион «Этномириада» Халыкара сәнгать конкурс-фестивалендә катнашкан. Казанда узган әлеге чара 60тан артык фольклор, үзешчән һәм музыка мәктәбе уен кораллары коллективларын, сәнгать мәктәбе вәкилләрен, гаилә ансамбльләрен һ.б. җыйган. Кунаклар Башкортстан, Чувашия, Мари-Эл, Удмуртия һ.б. өлкәләрдән, Вьетнамнан, Колумбиядән һ.б. илләрдән килгән. Үзешчән...
-
Алдынгылар арасында лаеклы урыныбызны сакларбыз
Халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүче авыл хуҗалыгы тармагы яшәешебезнең иминлеген булдыруда төп чыганак булып тора. Шуңа үземнең 50 еллык хезмәтем керүгә мин чын күңелемнән горурланам. Хуҗалыкларны да, шулай ук кулланучыларны да мул тормыш белән тәэмин итү, терлекчелек продуктлары җитештерүне арттыру һәрвакыт төп бурычларның берсе булды һәм киләчәктә дә шулай...
-
Исеме мәңгеләштерелгән
24 сентябрьдә Советлар Союзы Герое Никита Фадеевич Каймановка 110 яшь тулган булыр иде. Бу көнне, әлеге зур вакыйгага багышлап, туган авылы Простида аның яңартылган бюстын ачу тантанасы узды. Чарага Никита Фадеевичның туганнары һәм якыннары: килене Лариса Константиновна, оныгы һәм оныкчыклары - барлыгы җиде кеше кайтты. Алар мемориалга чәчәкләр куйды, бер...
-
Бөртеклеләрне тәмамлап, яшелчәгә керештеләр
Түбән Кама районы хуҗалыклары 24 сентябрьдә бөртекле культураларның уңышын җыюны тулысынча төгәлләделәр. Районыбыз кырларыннан барлыгы 94 мең тонна икмәк җыеп алынган, гектардан уртача 34 центнер уңыш чыккан. Бу начар күрсәткеч түгел. Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәре кукуруз уңышын җыю, бәрәңге һәм шикәр чөгендере алу белән мәшгуль, шулай ук терлек азыгы хәзерләүне...
-
Ишетеп кенә түгел, күреп тә
Аксакаллар шурасының hәp атнаның дүшәмбесендә уздырыла торган чираттагы җыелышын авыл хуҗалыгы тармагына юнәлттек, чөнки алар - безнең туйдыручыларыбыз. Быел табигать шартларының тотрыксыз булуы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә ничек тәэсир итә һәм ул шартлардан ничек чыгалар дип кызыксынып, районыбызның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мөнир Биҗан улы Миңнуллин белән очрашу оештырдык. Ул безне...
-
Ачы өчен зур вакыйга
Түбән Кама районының Ачы авылы чиркәвенә гөмбәз һәм хач урнаштырылган. Иман йортына 130 елдан артык. Ул патша вакытларында төзелгән. 1900 елда чиркәүгә халык йөри башлаган: иске архив журналында «биредә 897 ир һәм 700дән артык хатын яши» дип язылган. Революциядән соң узган гасырның 30нчы елларда гөмбәзен җимергәннәр. Әмма бинага кагылмаганнар -...
-
Авыл балалары да игътибарсыз калмады
Республикакүләм хәйрия акциясе нигезендә Түбән Кама районының Кармалы авылы балаларына да ярдәм күрсәтелгән. Аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрнең 20 баласына авыл җирлеге депутаты, «Татарстан - яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Түбән Кама бүлеге рәисе Айдар Әгълиуллин, эшмәкәр Алмаз Сәгъдиев булышканнар.
-
Каенлы да клублы булды
Соңгы елларда районыбыз авылларында мәдәният биналары төзелешенә зур игътибар бирелә башлады. Мәдәният учакларын төзү яки яңарту, нигездә, республика программасы буенча алып барыла. Әле берничә көн элек кенә Городище авылында яңа төзелгән клуб ачылган булса, узган шимбәдә Каенлы авылында яңартып төзекләндерелгән зур клубны ачу тантанасы узды. Дөресрәге, аны аерым клуб дип...