Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Комбайнчыларны бүләкләделәр

Районыбызның ике комбайнчысы республика башкаласында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан 100әр мең сум күләмдә акчалата бүләк алды. Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның урып-җыю кампаниясендә республика иген кырларында эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыга премия бирү турында карар кабул иткән иде. Һәм менә...

Районыбызның ике комбайнчысы республика башкаласында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан 100әр мең сум күләмдә акчалата бүләк алды.
Исегезгә төшерәбез: Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның урып-җыю кампаниясендә республика иген кырларында эшләп, югары күрсәткечләргә ирешкән 200 комбайнчыга премия бирү турында карар кабул иткән иде. Һәм менә Казанда «2017 елның иң яхшы комбайнчысы» республика конкурсына йомгак ясалды. Шунысы куанычлы: әлеге премиягә районыбызның «Союз-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Прикамский» региональ җитештерү комплексыннан 3986 тонна ашлык суктырган Владимир Копанев һәм 3359 тонна ашлык суктырган Нәкыйф Әхмәтшин лаек булган.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев