Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Бөртеклеләрне тәмамлап, яшелчәгә керештеләр

Түбән Кама районы хуҗалыклары 24 сентябрьдә бөртекле культураларның уңышын җыюны тулысынча төгәлләделәр. Районыбыз кырларыннан барлыгы 94 мең тонна икмәк җыеп алынган, гектардан уртача 34 центнер уңыш чыккан. Бу начар күрсәткеч түгел. Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәре кукуруз уңышын җыю, бәрәңге һәм шикәр чөгендере алу белән мәшгуль, шулай ук терлек азыгы хәзерләүне...

Түбән Кама районы хуҗалыклары 24 сентябрьдә бөртекле культураларның уңышын җыюны тулысынча төгәлләделәр.
Районыбыз кырларыннан барлыгы 94 мең тонна икмәк җыеп алынган, гектардан уртача 34 центнер уңыш чыккан. Бу начар күрсәткеч түгел.
Хәзерге вакытта авыл хезмәтчәннәре кукуруз уңышын җыю, бәрәңге һәм шикәр чөгендере алу белән мәшгуль, шулай ук терлек азыгы хәзерләүне дәвам итәләр. 2270 гектар мәйданның 70 процентында шикәр чөгендере алынган инде. Уңышы да начар түгел - гектардан уртача 370 центнер чыга. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган иң соңгы мәгълүматларга караганда, бер шартлы терлеккә 28,7 центнер азык берәмлеге тупланган. Хәзерге вакытта киләсе ел уңышы өчен туфрак эшкәртү дә дәвам итә. 8 мең гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән.
Зур тырышлык куеп, әнә шундый уңыш җыеп алган авыл хезмәтчәннәре якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке күңел белән каршылый.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев