Авыл сулышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Каенлы да клублы булды
Соңгы елларда районыбыз авылларында мәдәният биналары төзелешенә зур игътибар бирелә башлады. Мәдәният учакларын төзү яки яңарту, нигездә, республика программасы буенча алып барыла. Әле берничә көн элек кенә Городище авылында яңа төзелгән клуб ачылган булса, узган шимбәдә Каенлы авылында яңартып төзекләндерелгән зур клубны ачу тантанасы узды. Дөресрәге, аны аерым клуб дип...
-
Көзге көнгә ышаныч аз
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматлар буенча, районыбыз хуҗалыкларында бөртекле культуралар барлык мәйданның 73,5 процентында (20413 гектарда) урып-суктырылган, амбарларга 69000 тонна ашлык кертелгән. Уңыш гектардан уртача 33,9 центнер чыга. Сентябрьгә кердек. Көннәр күзгә күренеп кыскарды, кояш та сүрәнрәк яктырта, көзге көнгә ышаныч аз дигәндәй, яңгырлар да еш ява....
-
Көтеп алынган бәйрәм
Түбән Кама районында тагын бер мәдәният йорты төзелде - бу юлы Городище авылында. 300 елдан артык тарихы булган салада заманча бина калкып чыкты. Сүз уңаеннан, бу - соңгы биш ел эчендә республика программасы кысаларында төзелгән җиденче мәдәният учагы, тагын өчесенә капиталь ремонт ясалды. Мәдәният йорты төзү өчен республика бюджетыннан -...
-
Зарларын тыңладылар
Бу көннәрдә төрле министрлыклар, оешмалар һәм идарә тармаклары вәкилләре Макаров һәм Елантау авыл җирлекләрендә район халкын кабул иткәннәр. Очрашуның максаты - түләүсез хокукый ярдәм күрсәтү. Урып-җыю эшләре баруга һәм җәйнең иң кызу чагы булуга карамастан, белгечләр янына 64 кеше килгән. Шуларның 13е Түбән Кама «Росреестр»ы идарәсе начальнигы Сергей Сенниковка мөрәҗәгать...
-
Вакыт ашыктыра
Районыбыз кырларында бүгенге көнгә 60 615 тонна ашлык суктырганнар. Матур көннәр шактый булды. Инде менә соңгы көннәрдә яңгырлар да яугалап алды. Әйтерсең лә, табигать үзе дә ашыктыра. Көзләргә керәбез бит, итәк-чабуларыгызны җыя төшегез, кызурак кыймылдасагыз да комачауламас, янәсе. Дөрес, уңай һава торышының бер минутын да әрәмгә уздырмады районыбыз игенчеләре. Авыл...
-
Ташлык халкы эшли дә, гөрләтеп бәйрәм дә
19 августта тѳзекләндерелгән мәйданда Ташлык җыены узды.Табигый амфитеатрны хәтерләткән әлеге урын, ике меңгә якын тамашачыны тау итәгенә һәм мәйдан тирәли урнаштырылган утыргычлар, култыксалы баскычлар, күперләр, чирек шар формасындагы сәхнә, кунакларны ашату ѳчен махсус тѳзелгән бинасы белән каршы алды. Ташлык авылының шатлыгын уртаклашырга тирә-юнь авыллардан да, Түбән Кама, Казан, Чаллы калаларыннан...
-
Алдынгы комбайнчыга – күчмә кубок
Районыбыз кырларында бөртекле культураларның уңышын җыю дәвам итә. Хәзерге вакытта урып-җыю эшләренә күзәтчелек штабы булдырылган. Алдагы еллардагы күркәм гадәтне саклап, быелгы урып-җыю кампаниясе барышында да, башкарылган эшкә атна саен йомгак ясала, алдынгы комбайнчыны билгеләп, аңа күчмә кубок белән акчалата бүләк тапшырыла. Иген уңышын җыю буенча шушы атна башында штаб уздырган...
-
Кырларда – комбайннар гөрелтесе
Авыл хуҗалыгы җитеш-терүчеләре бүгенге көнгә 42400 тонна ашлык урып-суктырганнар. Җәйнең бөтен матур көннәре август ахырына калган, диярсең. Күз тимәсен, соңгы вакытларда тотрыклы яхшы һава торышы күзәтелә. Бу исә игенчеләргә уңышларны җыеп алу өчен менә дигән мөмкинлек. Түбән Кама районы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән кичә алынган соңгы мәгълүматларга...
-
Безнекеләр алда бара
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика районнары кырларында урып-җыю эшләренең барышына шәхсән үзе күзәтчелек итә. Кичә ул Түбән Кама районында булды. Президент Иске Чишмә авылы янындагы «Кармалы» җәмгыяте кырында урып-җыю эшләрендә катнашучы механизаторлар, комбайнчылар, агропромышленность комплексы җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин...
-
Көннәр – салкын, эшләр – кызу
Районыбызда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны чәчүне иң беренчеләрдән булып «Союз-Агро» җәмгыяте «Прикамский» региональ җитештерү комплексы төгәлләде. Быел район буенча барлыгы 19,9 мең гектар сабан культуралары чәчелгән. «Язның бер көне елны туйдыра» дип никадәр еш кабатласаң да, ул беркайчан да үзенең актуальлеген югалтмый. Шуңа күрә игенчеләр бу эшне агротехник таләпләргә туры...
-
Көне җиткәнне көтмичә
Кыш китәргә ашыкмаса да, район авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә язгы чәчү эшләре турында кайгырта башладылар. Дөресен генә әйткәндә, аңа әзерлекнең туктап торганы да булмады. Хәзер соңгы оештыру эшләре бара. Узган атнада Түбән Кама муниципаль районында язгы чәчүгә әзерлекне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агропромышленность комплексын инженерлык техникасы белән тәэмин итү...
-
Безгә килеп, тәҗрибә уртаклаштылар
«Кармалы» агрофирмасында Татарстанның төрле районнарыннан килгән фермерлар, токымлы терлекләр үрчетү хуҗалыклары һәм эре авыл хуҗалыгы берләшмәләре зоотехниклары, җитәкчеләре катнашында семинар-киңәшмә булды. Бирегә килгән кунакларны, бигрәк тә, сарык үрчетү мәсьәләсе кызыксындырды. Чыннан да, «Кармалы» агрофирмасы селекционерлары тарафыннан инде 2012 елда ук сарыкларның югары продуктлы һәм тиз өлгерә торган токымы китереп чыгарылган....
-
Болгар авылы турында белделәр
«Халкыбыз хәзинәсе» проекты кысаларында түбән-камалыларны районыбыз авыллары вәкилләре белән очрашуы дәвам итә. Бу юлы Халыклар дуслыгы йортына Болгар авылы делегациясе килде. «Менә, балакайлар, яшь чакта без бодайны шулай тарттыра идек», - дип сөйләнә, бабай роленә кергән Сухрау авылы җирлеге башлыгы Ришат Галимов, кул тегермәнен әйләндерә-әйләндерә. Эшнең җаен белеп эшли үзе....
-
«Чапчагым, син яшь чагым!»
Бездә мәдәният тормышы кайнап тора. Яңа ел алдыннан Түбән Каманың Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә һәм авылдашларыбыз соравы буенча авыл мәдәният үзәгендә «Чапчагым, син яшь чагым!» китабын тәкъдим итүгә багышланган кичә уздырылган иде. 300 данә булып басылган китап тиз арада үз укучыларына барып иреште. Әһәмиятле мәгълүматны үз эченә алган, авыл...
-
Машиналы булдылар
Җирле үзидарә органнарының нәтиҗәле эшчәнлегенә ирешү һәм авыл халкының яшәеш шартларын яхшырту максатында, 2011 елдан бирле, ел саен республика смотр-конкурсында җиңгән авыл җирлекләренә машина бирелә. Быел җиңүчеләр исемлегендә районыбызның Иске Чишмә һәм Ширәмәт авыл җирлекләре башлыклары Фидан Әхмәтов һәм Владимир Емельянов та бар. Әлеге бәйгегә быел 206 гариза кабул ителгән....