Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл сулышы

Кырларда тракторлар гөрелтесе

Язның соңга калып килүе сәбәпле, авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә быел соңгарак калып керештеләр. Хәзерге вакытта эш тулы куәтенә бара.

Бүгенге көндә күпьеллык үләннәрне тукландыру дәвам  итә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган соңгы мәгълүматларга караганда, уҗым культураларын тукландыру төгәлләнгән, ә күпьеллык үләннәрнең 80 проценты тукландырылган.
Әлбәттә, бер рәттән тырмалау эшләре дә башкарыла. Әйтик, уҗым культураларының 35 проценты, күпьеллык үләннәрнең 50 проценттан артыгы тырмаланган.
Бүгенге көндә дым каплату да әһәмиятле агрочараларның берсе булып тора. Бу эш бик кыска вакытларда башкарылырга тиеш. Шуңа күрә, механизаторлар бер генә минутны да әрәм итмәскә тырышалар. 10 мең гектар мәйданда дым каплатылган инде.
Шул ук вакыта иртә культуралардан борчак, арпа, бодай, солы һәм кайбер техник культураларны чәчү эшләре башкарыла. Соңгы мәгълүматларга караганда, гомуми 2000 гектарга якын мәйданда чәчелгән. Әлегә муниципаль район басуларында 11 чәчү агрегаты эшләсә, санаулы көннәр эчендә аларның саны артачак.
Фәрит ИМАМОВ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев