30 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Яңалыклар. Эфир 30.11.2022
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2022 елның 30 ноябере чыгарылышы.
-
Түбән Кама студентлары Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы, шәһәребезнең мактаулы гражданины белән очрашты
Фирдәвис Ханов Түбән Каманы тормышка ашкан хыялым, ди. Кама ярында төзелүче шәһәргә яшь белгеч гаиләсе белән 70 нче еллар ахырында килгән. Шушында төпләнеп калган. Тимер юл вокзалы, Сабан туе үтә торган «Ильинка» мәдәни-күңел ачу үзәге, 500 кешелек залы булган Җәмигъ мәчете... Әлеге һәм башка объектлар аның проекты буенча торгызылган. Бүген ул яшь буынга үз киңәшләрен бирде.
-
Ташландык бина
Хуҗасыз объект Актүбә урамында урнашкан. Тәрәзәләрне ватып бетергәннәр, эчендә - чүп-чар. Махсус комиссия беркем тарафыннан да кулланылмый торган бинаны җимерергә дигән карарга килә.
-
Түбән Камада шәһәрнең мактаулы гражданины Илдус Садыйков истәлегенә кичә узды
Быел аңа 90 яшь тулган булыр иде.
-
Түбән Кама районында бозлы яңгыр аркасында уҗым культуралары уңышына куркыныч яный
Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов белдерде.
-
Түбән Кама сәнәгать зонасында чит ил машинасына ут капкан
Ут белән көрәшүчеләр тиздән янгынны сүндергән.
-
Түбән Камада яшәүчеләр «Тимер» батальоны сугышчыларына «УАЗ» автомобиле тапшырды
Машиналар хәрбиләр соравы буенча сатып алынды.
-
Түбән Камада 1 декабрьдән гражданнарны кабул итү декадасы башлана
1 декабрьдән 9 декабрьгә кадәр Түбән Камада гражданнарны кабул итү ункөнлеге узачак.
-
«НТР 24» медиахолдингы «Кыш Бабай бул!» хәйрия акциясе башлануы турында игълан итә
Яңа ел хыялларын чынга ашырырга ярдәм итик. “НТР-24” медиахолдингы шәһәрдәшләр ярдәме белән мохтаҗларга, ятим калган балаларга бәйрәм кәефе бүләк итәргә чакыра. Быел әле исемлеккә мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре дә эләгә. Изге эшкә үз өлешегезне кертергә теләсәгез, күчтәнәчләрне Химиклар проспекты адресы буенча урнашкан 64а йортына алып килергә кирәк.
-
Түбән Кама йөртүчесен трассага исерек килеш чыккан өчен хөкем иттеләр
Суд аны 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.
-
Утсыз калалар
Түбән Каманың кайбер урамнарында авария аркасында электр энергиясен сүндерәләр. 3 меңгә якын кеше, 7 социаль объект һәм дистәләгән кибет утсыз кала.
-
Түбән Кама районында популяр кышкы балык тоту урыннарында боз калынлыгы
Түбән Кама районында кышкы балык тоту урыннарының күбесендә боз калынлыгы әле куркынычсыз дәрәҗәгә җитмәгән.
-
«Форсат» тапшыруы. «Өй юу» йоласы
Безнең иҗат төркеме Шәңгәлче авылында кунакта булды. Мәдәният клубы каршында эшләп килүче “Умырзая” фольклор ансамбле “Өй юу” йоласын күрсәтте.
-
Түбәнкамалылар беренче инклюзив балга әзерләнә
Түбән Камада уникаль проект — «Рубаха» арт-кластерын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып барыла.