Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Түбән Кама йөртүчесен трассага исерек килеш чыккан өчен хөкем иттеләр

Суд аны 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.

Hyundai Solaris руле артына исерек килеш утырган 38 яшьлек ирне 25 сентябрьдә Яңа Чишмә районының Казан — Оренбург трассасында тоткарлыйлар.

Алкотестер тикшерүе абсолют этил спиртының 0,873 мг/л күләмендә булуын күрсәтә, дип хәбәр итә «Шешминская новь» басмасы.

Түбәнкамалы суд утырышына килми, гаебен тулысынча таныганга, бу эшне аннан башка карауны үтенә.

Яңа Чишмә җәмәгать суды аңа 30 мең сум штраф сала һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев