Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Утсыз калалар

Түбән Каманың кайбер урамнарында авария аркасында электр энергиясен сүндерәләр. 3 меңгә якын кеше, 7 социаль объект һәм дистәләгән кибет утсыз кала.

Утның сүнүе кибет хезмәткәрләре өчен дә көтелмәгән була. Иртәнге 10нар тирәсендә магазинда караңгылык урнаша. Сәүдә нокталарына, киоскларга, эре кибетләргә сатып алучыларны борып чыгарыга туры килә. Электр энергиясенең сүнүе аларның эшләренә шактый зыян сала.

Авария аркасында Түбән Каманың 3 меңгә якын кешесе көпә-көндез утсыз утырырга мәҗбүр була. Бу,  шулай ук 7 социаль объектка да кагыла.

Белгечләр, кешеләрне утсыз калдырмас өчен резерв линияләрен кулланалар. Шулай итеп электр энергиясен 2 сәгать эчендә бирәләр. Авариянең сәбәбен соңрак ачыклаячаклар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев