Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама студентлары Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы, шәһәребезнең мактаулы гражданины белән очрашты

Фирдәвис Ханов Түбән Каманы тормышка ашкан хыялым, ди. Кама ярында төзелүче шәһәргә яшь белгеч гаиләсе белән 70 нче еллар ахырында килгән. Шушында төпләнеп калган. Тимер юл вокзалы, Сабан туе үтә торган «Ильинка» мәдәни-күңел ачу үзәге, 500 кешелек залы булган Җәмигъ мәчете... Әлеге һәм башка объектлар аның проекты буенча торгызылган. Бүген ул яшь буынга үз киңәшләрен бирде.

Йола тантаналары йорты, “Алан” яшьләр үзәге, Кама яр буе... Фирдәвис Ханов Түбән Камада 70кә якын объект булдырган. Һәрберсенең – үз тарихы, ди проект авторы. Тәҗрибәле архитекторның яшь белгечләргә җиткерәсе киңәшләре күп. 

Яшьләргә архитектор һөнәренең үзенчәлекләре турында сөйләячәкмен, киңәшләремне бирәчәкмен. Кайчандыр мин дә алар яшендә әлеге һөнәргә кереп киттем. Үз эшемне яратып башкардым, ди Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы, Түбән Кама шәһәренең  мактаулы гражданины 

Россия һәм Татарстанның атказанган архитекторы үз тәҗрибәсе белән уртаклаша. Фирдәвис Ханов белән очрашу политехника көллиятендә оештырыла. Биредә булачак төзүчеләрне әзерлиләр.

Әлеге очрашудан без күп мәгълүмат алдык. Безнең өчен бик файдалы, политехника көллияте студенты 

Фирдәвис Ханов Түбән Каманы – тормышка ашкан хыялым, ди. Кама ярында төзелүче шәһәргә яшь белгеч гаиләсе белән 70 нче еллар ахырында килгән. Җәмигъ һәм Нур мәчетләре, Тукай паркы... Фирдәвис Ханов Түбән Каманың милли тормышы белән дә кызыксына. Хәзер мөхтәрәм шәһәрдәш Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры вазыйфасын башкара. Тормышка ашырасы идеяләр күп, ди  Фирдәвис Ханов. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев