Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Ташландык бина

Хуҗасыз объект Актүбә урамында урнашкан. Тәрәзәләрне ватып бетергәннәр, эчендә - чүп-чар. Махсус комиссия беркем тарафыннан да кулланылмый торган бинаны җимерергә дигән карарга килә.

Пыяла кисәкләре, шешәләр һәм көнкүреш калдыклары - кайчандыр дәвалау учреждениесе булган бина сукбайлар өчен менә дигән урынга әверелгән, тик ияләшкән кунаклар бер дә хуҗалыкчанлыгы белән аерылып тормый. Әлеге бина 1969 нчы елда төзелгән. “Сукбай” объектка - яңа тормыш та бирмәкче булганнар. Биш ел элек биредә “Рубаха” үзәге ачылырга тиеш иде. Тик төзекләндерү эшләре башланган да ташланган... Тирә-якта яшәүчеләр мондый күршелеккә бер дә шат түгел. 

"Бу бина шәһәрнең бөтен ямен бетерә. Сүтсеннәр. Безнең студентлар өчен общежитие ясасыннар", - ди медицина көллияте студенты.

Матурлык тудырыр өчен шактый чаралар кирәк. Шәһәр архитекторы бинаны җимерү ягында. Равил Сафиуллин  әйтүенчә, хәзер медицина көллияте җитәкчелеге һәм сәламәтлек саклау идарәсе сөйләшүләр алып бара - ташландык бинаның язмышы хәл ителә.  

"Көллият директоры студентларның яшәү һәм уку шартларын яхшыртырга тели. Сүз – тулай торак һәм заманча аудиторияләр турында бара. Хастаханә табиблары да яңа корпуслар кирәкле турында белдерделәр, - ди Равил Сафиуллин.  

Хәзер әлеге проект карау стадиясендә. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, әлеге сорау - хәл ителмәгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев