28 ноябрь 2022 яңалыклары
-
Татарстанда 21 градуска кадәр салкын көтелә
Урыны белән томан булырга мөмкин.
-
Яңалыклар. Эфир 28.11.2022
«Яңалыклар» тапшыруын карагыз. 2022 елның 28 ноябере чыгарылышы.
-
Түбән Камадан - күчтәнәч
Мобилизациягә эләккән ир-егетләргә һәм иреклеләр отрядларына гуманитар ярдәм һәм ике УАЗ машинасы җибәрелә.
-
Мобилизациягә эләккән хәрбиләргә ярдәм
Мобилизациягә эләккән хәрбиләргә ярдәм йөзеннән, хәйрия концерты оештырыла. Барлык җыелган чаралар солдатлар өчен җылы киемнәр, кирәк-яраклар сатып алуга тотылачак. Гуманитар ярдәм бу атнада Казанга җибәрелергә тиеш.
-
Түбән Камада яшәүче хатын-кызлар декрет вакытында яңа һөнәрле була ала
Яңа һөнәрне «Демография» илкүләм проекты буенча алырга мөмкин.
-
Татарстанлыларга салым түләү вакытының ахырына якынлашуын искә төшерәләр
1 декабрьдә милек салымнарын түләү вакыты чыга.
-
Түбән Камада инвалидлар өчен 240тан артык чара үткәреләчәк
Фестивальнең Гала-концерты 9 декабрьдә 13 сәгатьтә узачак.
-
Түбән Камада КИА кроссоверы һәм трактор бәрелешкән
Вакыйга иртәнге якта булган.
-
«Форсат» тапшыруы. Борынгы һөнәр
Илназ Зарипов тәрәзә йөзлекләре ясый. Борынгы бабаларыбыздан калган һөнәр белән Илназ өч ел элек кызыксына башлаган.
-
«Көн темасы» тапшыруы. Студия кунагы – Гөлсинә Галиуллина
Студия кунагы – «Ак калфак» иҗтимагый татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама шәһәре бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина.
-
Түбән Камада 29 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр прививка бригадаларының эш тәртибе билгеле булды
Бу хакта шәһәрнең үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Түбән Кама руханилары алгы сафтагы сугышчыларга ярдәм итә
Буржуйка мичләре, бензин генераторлары, дарулар төялгән ике машина юлга кузгала. Рульдә – дин әһелләре үзләре. Алар махсус операция уза торган чиккә кадәр барып, солдатларның көнкүреше белән танышып кайтырга булалар.
-
Түбән Каманың Халык иҗаты йортында “Аулак өй” кичәләрен оештыра башлыйлар
Оештыручыларның төп максаты - 50 яшьтән узган шәһәрдәшләребезнең тормышларына яңа ямь өстәү. Халкыбызның борынгы күңел ачу чарасы түбәнкамалылар арасында тиз популярлаша. Өлкән яшьтәге шәһәрдәшләребез “Аулак өй”гә дуслары, күршеләре белән бергәләшеп киләләр.
-
«2FAN» әдәби каналында яңа видеоролик урнаштырдылар
Мәликә Хәйрулла туган телдә әниләр турында шигырь укый.
-
Түбәнкамалылар “Татарча диктант яз” акциясендә катнаштылар
Түбән Камада диктант язу өчен 5 мәйданчык оештырылды. Районда - өч, шәһәрдә - ике. Шуларның берсе - Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә узды.