Татарстанда 21 градуска кадәр салкын көтелә
Урыны белән томан булырга мөмкин.
Иртәгә, 29 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы сакланачак. Явым-төшем көтелми, төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.
Төнлә республикада 11-16 градус салкын булачак, аязганда −21 градуска кадәр. Көндез 8-13 градус салкын.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәчәк. Юлларда бозлавык сакланачагын искәртә.
Моңа кадәр без кроссовер һәм трактор катнашында юл һәлакәте турында язган идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев