Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Түбән Кама руханилары алгы сафтагы сугышчыларга ярдәм итә

Буржуйка мичләре, бензин генераторлары, дарулар төялгән ике машина юлга кузгала. Рульдә – дин әһелләре үзләре. Алар махсус операция уза торган чиккә кадәр барып, солдатларның көнкүреше белән танышып кайтырга булалар.

Озын, җаваплы юлга кузгалучыларга Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе хәерле сәфәр тели. Донбас якларында булганым бар, болар миңа таныш, ди Салих хәзрәт Ибраһимов. Алгы сафтагы сугышчыларга ярдәм итү – Түбән Кама руханиларының уртак идеясе.

Кардәшләребез, шәһәрдәшләребез мәчеткә ышанып, өметләнеп үз малларын-акчаларын алып килде. Без аларны җыеп барган идек. Шул акчага без менә шул кирәкле әйберләрне генә: Луганск ягыннан сораган әйберләрне генә:  генератор, мич сатып алдык, ди Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе.

Хәйрия чарасына атакайлар, хәзрәтләр һәм түбәнкамалылар кушылган. Моның өчен чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә акча җыю өчен тартмалар урнаштырыла. Гуманитар ярдәмне руханилар үзләре алып барачак. Алда аларны ике көнлек юл көтә.

Алгы сызыкка дин әһелләре белән бергә оператор та бара. Хәрбиләрнең хатыннары, әниләре, туганнары тыныч булсын өчен Фәнис Кадыйров барысын да видеога төшерәчәк. Без догада булып, якташларыбызның исән-сау кайтуларын көтәбез, ди руханилар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев