Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Түбән Камада инвалидлар өчен 240тан артык чара үткәреләчәк

Фестивальнең Гала-концерты 9 декабрьдә 13 сәгатьтә узачак.

Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» барышында Түбән Кама муниципаль районының социаль яклау идарәсе башлыгы Светлана Романова сөйләде.

«Инвалидлар декадасын уздыруның төп максаты — мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хокукларын һәм иминлеген яклауның мөһимлеген искә төшерү», — дип ассызыклады ул.

Түбән Кама һәм районда узачак инвалидлар декадасы барышында 240 тан артык чара үткәрү планлаштырыла.

Шулай итеп, шәһәр-районда узачак хәйрия акцияләре кысаларында ялгыз яшәүче һәм беренче төркем инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә бару оештырыла.

Түбән Камада шулай ук инвалидлар ташламалы көнкүреш хезмәтеннән файдалана алачак. 1 һәм 2 декабрьдә чәчтарашханәләр үз хезмәтләрен ташламалы бәя белән тәкъдим итсә, 1, 6, 7 һәм 8 нче декабрьдә шәһәр мунчасына түбән бәядән барырга мөмкин булачак.

Кама Аланында яшәүчеләр 7 һәм 8 декабрьдә мунчага бушлай бара алачак, ә 6 декабрьдә ташламалы бәяләрдән чәч кистерү мөмкинлеге бар.

«Авыру һәм аз хәрәкәтләнүче инвалидларга һәм сәламәтлекләрендә үзенчәлекләр булган балаларга аерым игътибар биреләчәк. Без аларга бүләк сертификатлары әзерлибез», — дип билгеләп үтте җитәкче.

Моннан тыш, 6 декабрьдә мәшгульлек үзәгендә вакансияләр ярминкәсе оештыру күздә тотыла, ә 6-7 декабрьдә эшсез инвалидлар өчен социаль адаптация һәм психологик ярдәм буенча чаралар уздырылачак.

Декада халык иҗаты йортында традицион фестиваль һәм «Йөрәктән йөрәккә» күргәзмәсе белән тәмамланачак. Фестивальнең Гала-концерты 9 декабрьдә 13 сәгатьтә узачак.

Моңа кадәр без Түбән Камада «Аулак өй» кичәләре уздырыла, дип язган идек.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев