24 октябрь 2022 яңалыклары
-
«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле...»
Балачагы, мәктәп еллары колхоз-совхоз кырларында көзләрен бәрәңге җыеп үткән апаларны, ханымнарны чакырып, китапханәдә әлеге ризыкка багышлап кичә үткәрдек. Бәрәңге белән бәйле истәлекләребезне яңарттык, аннан әзерләп килгән ризыкларыбыз белән чәй дә эчтек.
-
Тропик урман, диярсең...
«Түбән Камада нинди истәлекле урыннарны беләсез?» – дип сорасаң, күпләр Изге чишмәне, Җиңү монументын, сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлне, шәһәр музеен атаячак. Бәлки, кемнәрдер «Корабельная роща» санаторий-профилакторие искә алыр. Ә бит, чыннан да, бу истәлекле урын: нәкъ менә шунда – шифаханә бинасында уникаль Кышкы бакча урнашкан. Ул Татарстанда бердәнбер һәм бөтен Россия буенча шундый уникаль тугыз бакчаның берсе.
-
Түбән Камада ТР халык шагыйре Разил Вәлиевның юбилей кичәсе узды
Түбән Камада ТР халык шагыйре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, якташыбыз Разил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан чаралар узды.
-
24-28 октябрь көннәрендә грипп һәм COVID-19ка каршы прививканы кайда ясатырга була?
Түбән Камада грипп һәм COVID-19га каршы прививка ясату пунктларының эш вакыты билгеле булды.
-
Түбән Кама боксчылары Чабаксарда призлы урыннар яулаган
Түбән Кама боксчылары бокс буенча профсоюзларның «Россия» физкультура-спорт җәмгыяте беренчелегендә призерлар булган.
-
Пешекче, төяүче, келәтче: Түбән Камада вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак
25 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ндә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.