Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада ТР халык шагыйре Разил Вәлиевның юбилей кичәсе узды

Түбән Камада ТР халык шагыйре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, якташыбыз Разил Вәлиевнең 75 яшьлек юбилее уңаеннан чаралар узды.

Башта делегация язучының туган авылында булды. Аннан соң вакыйгалар «Адымнар» полилингваль комплексында дәвам итте. Анда Разил Вәлиев укучылар һәм укытучылар белән аралашты, шулай ук, яшь язучылар муниципаль конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде.

Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «Разил Вәлиев елы»на йомгак ясалды. Ел дәвамында Түбән Кама һәм район китапханәләрендә фәнни-гамәли конференцияләр, онлайн-акцияләр, әдәби кичәләр, конкурслар, язучының иҗаты буенча викториналар үткәрелде.

Кич белән Халык иҗаты йортында «Еллар аша сөйләшү» дип исемләнгән музыкаль-әдәби кичә булды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев