Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

Тропик урман, диярсең...

«Түбән Камада нинди истәлекле урыннарны беләсез?» – дип сорасаң, күпләр Изге чишмәне, Җиңү монументын, сугышчы-интернационалистларга куелган һәйкәлне, шәһәр музеен атаячак. Бәлки, кемнәрдер «Корабельная роща» санаторий-профилакторие искә алыр. Ә бит, чыннан да, бу истәлекле урын: нәкъ менә шунда – шифаханә бинасында уникаль Кышкы бакча урнашкан. Ул Татарстанда бердәнбер һәм бөтен Россия буенча шундый уникаль тугыз бакчаның берсе.

Монда төрле континентларда үсә торган 70 тән артык мәңге яшел үсемлек төрләре бар. Вера алоэсы, кливия, эластик фикус, зигокактус, спатифиллум, аспидистр, крассула һ.б. – ерак Америкадан: сансевиерия, кулиндрика, замиокулькас, Лира фикусы, стапелия ке- бек экзотик үсемлекләр Африкадан кайтартылган; гибискус, адениум, переския, аглонема, алоказия Көньяк-көнчыгыш Азия үсемлекләре.

Без – «Гренада» яшьләр клубы педагоглары һәм клубка йөрүче яшүсмерләр бу искиткеч истәлекле урынны үз күзләребез белән күрдек. Андагы төрле үсемлекләрнең матурлыгына сокланмый мөмкин түгел! Бакча буйлап йөргәндә безне чәчәкләр өстендә очкан тере күбәләкләр, табигать тавышлары: кошлар җыры, ерактан ишетелгән хайваннар тавышы, агачлар шавы озатып йөрде. Без үзебезне джунглига яки тропик урманга эләккән кебек хис иттек. Балалар бер-берсен бүлдереп, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар: кемгәдер пальмада маймыл утырган кебек тоелган, ә кемдер менә-менә тропик попугайлар килеп чыгар дип көткән. Биредә һәр нәрсәне ерак көньяк урмандагы чынбарлыкка туры китерерлек итеп ясаганнар.

Безне агачтагы анар җимешләре, биеклеге 11 метрдан артык булган хөрмә һәм йөзем агачлары, аларның гаҗәеп нык кәүсәләре буенча югары үрмәләүче лианалар гаҗәпләндерде…

Күргәннәребездән без әле бик озак тәэсирләндек һәм кайту юлында аннан алган хисләребез белән уртаклаштык. Түбән Кама күпсанлы химия заводлары белән генә түгел, ә уникаль Кышкы бакча урнашкан шәһәр буларак та танылыр дип өметләнәбез.

Марина Красильникова, «Гренада» клубының яшьләр чараларын оештыру һәм үткәрү белгече

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев