Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Ишеттегезме?

«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле...»

Балачагы, мәктәп еллары колхоз-совхоз кырларында көзләрен бәрәңге җыеп үткән апаларны, ханымнарны чакырып, китапханәдә әлеге ризыкка багышлап кичә үткәрдек. Бәрәңге белән бәйле истәлекләребезне яңарттык, аннан әзерләп килгән ризыкларыбыз белән чәй дә эчтек.

Аллага шөкер, көзге уңышларны да җыеп алдык. Яңа бодай күмәченең татлы хуш исле тәмен татып өлгерүчеләр дә бардыр. Ә инде икенче икмәк булган бәрәңге уңышы барыбызны да куандырды.

Бәрәңгене казу авыл җирендә авыр, әмма иң күңелле вакытларның берсе. Халык күмәкләшеп бакчаларга чыга, шәһәрдән туган-тумача, балалар кайта. Гомер чигенә җиткән әбиләр дә әүвәлгечә алъяпкыч, ак яулык бәйләп бакчага чыга. Бабайлар оныкларын өйрәтә. Әби-бабайларның инде җиң сызганып бәрәңге алыр чаклары узган. Шулай да картын-яшен гел ризыклы иткән бәрәңгене алу үзе бер бәйрәм! Бәрәңге турында бөек шагыйребез Габдулла Тукай бер шигырендә:

«И, бәрәңге! Син бәрәңге!

Кил, бәрәңге, җан ашым;

Син генә тәмләртәсең

Бар ярлылар, байлар ашын!»– дип юкка гына язмагандыр.

Татарлар гына түгел, 500 ел элек бәрәңге турында Европада да белмәгәннәр. Ә менә Христофор Колумб корабльләре Америкадан Испаниягә үзләре белән бәрәңге дә алып кайткач, бәрәңгенең безгә таба сәяхәте башлана!

Бәрәңге – планетадагы иң интернациональ ризык, ипинең ярдәмчесе. Заман үткән саен бәрәңге өстәлләребезгә һәр милләтнең үзенә хас өстәмә ризыклары, тәмләткечләре белән кушып бирелә. Татарлар аннан төрледән-төрле ризыклар әзерли – бәлеш-өчпочмагын, пәрәмәчен, кыстыбыен да пешерә. Әлбәттә, кабыклысын да, мичкә тәгәрәткәнен дә бик яратып ашыйбыз.

Бәрәңге үстерү күп хезмәт сораганын барыбыз да белә. Аны кышын бозмыйча сакларга, язын җирне эшкәртеп утыртырга, җәй буе тәрбияләп торырга, көзен билеңне бөгеп җыеп алырга кирәк. Инде соңгы елларда боларга безнең әби-бабаларыбыз күрмәгән-белмәгән колорадо кортын җыю да өстәлде. Шуңа күрә безнең кебек авыл кешесе бәрәңгенең ни кадәр кыйммәт икәнен аңлап ашый...

Утыртабыз әле бәрәңгене, тик үзебезгә җитәрлек кенә. Кортын да чүплибез, агулыйбыз да, утыйбыз да, барыбер утыртабыз. Чөнки бәрәңгене яратабыз. Халкыбызның нинди генә татар халык ашын пешерсәк тә бәрәңге кирәк. Кичә әнә шул ризыкка багышланды.

Флера Гарипова, Каенлы авылы китапханәчесе

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев