Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Пешекче, төяүче, келәтче: Түбән Камада вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

25 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»ндә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чара кысаларында эш эзләүчеләр берничә шәһәр оешмасына әңгәмә уза алачаклар.

Түбәнкамалыларга түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: өлкән келәтче, стропальщик, йөк төяүче, пешекче, официант. Килүчеләр шәһәр предприятиеләрендә һәм оешмаларында буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала, ярминкәдә катнашучы предприятиеләрнең кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша, шулай ук, хезмәт һәм мәшгульлек турындагы законнар буенча консультация ала алачак.

Ярминкә Бызов ур., 20а, 222 нче кабинетта узачак. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8555) 42-68-00.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев