23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
“Җәлил варисларына” исемле китап дөнья күрде
Татарстанда "Җәлил варисларына" исемле яңа китап дөнья күрде. Советлар Союзы Герое, шагыйрь, көрәшче Муса Җәлилгә багышланган китапның автор-төзүчесе - шагыйрь Рифат Сәлах. Автор китапның Муса Җәлилнең кызы - Чулпан Җәлил белән киңәшләшеп язылганын билгеләп узды. 95 битле китап 1 мең данә тираж белән чыккан. "Җәлил варисларына" ике телдә язылган. Анда...
-
Түбән Камада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Агропромпарк ачылды
Түбән Камада авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен Агропромпарк ачылды. Әлеге заманча комплекс 3 ай элек эшли башлый. Монда эшмәкәрләр үз продукцияләрен арадашчысыз һәм турыдан-туры уңайлы шартларда сата ала. Аренда бәясе дә башка сәүдә нокталарыннан азрак, барлык мөмкинлекләр дә тудырырлган. Тик агропромпарк фермерларда да, сатып алучылар да кызыксыну тудырмый. Сәүдә залы -...
-
Редакция күченде, бүләкләр ияләрен көтә...
Безнең яңа адрес Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Узган атнаның җомга көнендә «Туган як» газетасы редакциясе үзенең адресын алмаштырды. Без Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына күчендек («Шәһәр паркы» тукталышы янындагы, Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан керүгә, каршыда ук тора). Шунда икенче каттагы бүлмәгә урнаштык. Төп керү урынындагы вахтада утыручы...
-
Квартир ачкычы тапшырылды
Бөтендөнья балалар көненә багышланган «Исәнме, сабый!» («Здравствуй, малыш!») чарасы кысаларында һәм «Түбән Каманың 50 еллыгына - 150меңенче бала» шәһәркүләм проектына йомгак ясау йөзеннән, ЗАГСта бәхетле баланың ата-анасына квартир ачкычы тапшыру тантанасы уздырылды. Узган елның 1 декабрендә башланып киткән «Түбән Каманың 50 еллыгына - 150меңенче бала» проектына 333 көннән соң, ягъни...
-
«ТАНЕКО»га – сыйфат өчен бүләк
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте чираттагы бүләккә ия булды. 2016 елның 15 ноябрендә Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев имзалаган 1190нчы карар нигезендә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, сыйфат өлкәсендә, «Нефть эшкәртү һәм базар ихтыяҗларына туры килә торган нефть продуктлары җитештерү буенча заманча куәтләр булдыру» номинациясендә «ТАНЕКО»га Россия Федерациясе хөкүмәте премиясе бирелде. «ТАНЕКО»...
-
Иң осталар бездә икән
Узган атнада ТүбәнКамада яшьләрнең һөнәри осталыгын бәяләү буенча «НК-Мастер» республика бәйгесе узды. Анда катнашкан 140 конкурсант республика күләмендә шәһәр данын яклады. 22 номинациядә алып барылган күнекмә тикшерү биремнәре, чыннан да, гадиләрдән түгел иде. Биредә химик анализ лаборанты; технологик насос һәм компрессорлар машинисты; органик булмаган матдәләр җитештерү аппаратчы-операторы белгечлеге буенча белемнәр...
-
Төрек кафесы эшен вакытлыча туктатты
Истанбул төрек кафесы эшчәнлеген вакытлыча туктатып торырга. Бүген Түбән Кама шәһәр судында шундый карар чыгарылды. Тикшерү эше Яшьлек урамындагы 14 йортта яшәүчеләр зары буенча ачыла. Чөнки кафе алар йортында урнашкан. Суд утырышы Роспотребнадзор белгечләре белән Истамбул кафесы җитәкчеләре катнашында уза. Соңгылары белдерүенчә, кафе әле ачылмаган да, әмма йортта яшәүчеләр киресен...
-
“Нефтехимик” Новокузнецк шәһәрендә авырлык белән җиңүгә иреште
КХЛ Чемпионатының чираттагы уенында Түбән Кама "Нефетехимигы" Металлург белән очрашты һәм 5:4 исәбе белән җиңде. Киләсе уен 24 ноябрьдә, Омск өлкәсендә "Авангард" белән уйнаячак. 32 уеннан соң Түбәнкамалылар активында 41 очко булды, "Көнчыгыш" конференциясендә 10 урында бара. "Металлург" (Новокузнецк) - "Нефтехимик" (Нижнекамск) - 4:5 (2:2, 0:2, 2:1). Алкаларны Соловьев (2),...
-
Җиңел атлетика – җиңел төр түгел...
«Шинник» спорт комплексында Идел буе шәһәрләренең балалар-үсмерләр спорт мәктәпләре арасында җиңел атлетика буенча тренер Юрий Жадовский (1949-1996) истәлегенә багышланган турнир узды. Инде традициягә кергән бу ярыш һәр елны көзен яшь буенча ике төркемдә (14-15 һәм 16-17 яшьлекләр) җиңел атлетиканың сигез төре буенча үткәрелә: 60 метрлы дистанциягә каршылыклар аша йөгерү, 60,...
-
Урманнарда йөрдем
Көзге матур көннәр... Искиткеч гүзәллек, әйтерсең лә, агачларны алтынга манганнар. Күңел күзе белән карап, сихри бу дөньяның могҗизасына сокланып караучылар әллә ни күп түгелдер. Узганнар белән чагыштырып, шәһәрдәшләргә әйтәсе сүзләрем бар. Элек тирә күршеләр бик тату дус яшиләр иде, бәрәңге пешерсәләр дә бүлешеп, җырлашып ашый торганнар иде. Минем күңелем түрендә...