Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

«ТАНЕКО»га – сыйфат өчен бүләк

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте чираттагы бүләккә ия булды. 2016 елның 15 ноябрендә Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев имзалаган 1190нчы карар нигезендә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, сыйфат өлкәсендә, «Нефть эшкәртү һәм базар ихтыяҗларына туры килә торган нефть продуктлары җитештерү буенча заманча куәтләр булдыру» номинациясендә «ТАНЕКО»га Россия Федерациясе хөкүмәте премиясе бирелде. «ТАНЕКО»...

«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте чираттагы бүләккә ия булды. 2016 елның 15 ноябрендә Россия Федерациясе хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев имзалаган 1190нчы карар нигезендә, 2016 ел нәтиҗәләре буенча, сыйфат өлкәсендә, «Нефть эшкәртү һәм базар ихтыяҗларына туры килә торган нефть продуктлары җитештерү буенча заманча куәтләр булдыру» номинациясендә «ТАНЕКО»га Россия Федерациясе хөкүмәте премиясе бирелде.
«ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте - продукция сыйфаты, хезмәт күрсәтү һәм сыйфат менеджментының югары нәтиҗәле алымнарын кертү өлкәсендә Россиянең югары нәтиҗәләргә ирешкән унбер оешмасы арасында. Предприятие эшчәнлегендә төгәл нәтиҗәләргә ирешү; кулланучылар өчен кыйммәтләрне арттыру; стратегик күзаллауга нигезләнеп җитәкчелек итү;
эшкә рухландыру һәм җаваплылык; процесска нигезләнгән менеджмент; персонал ярдәмендә уңышка ирешү; иҗатка һәм инновацияләргә ярдәм итү, партнерлык булдыру; тотрыклы үсеш өчен җаваплылык кебек кри-терияләр буенча бәяләнде.
Бу дәрәҗәле конкурска заявканы «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте беренче мәртәбә бирде. Конкурска материаллар әзерләгәндә, Илшат Сәлахов җитәкчелегендәге техник ярдәм һәм сыйфат хезмәте тарафыннан зур эш башкарылды. Эксперт комиссиясе завод белгечләре әзерләгән хисапны җентекләп өйрәнеп кенә калмады, ә предприятиенең үзенә килеп, берничә көн дәвамында хәлне һәрьяклап анализлады. «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте эшчәнлегенең барлык сфералары да җентекләп өйрәнелде: предприятие белән җитәкчелек итү һәм җитештерелә торган продукция сыйфаты, производство һәм финанс нәтиҗәләре, социаль-көнкүреш, җәмәгать-массакүләм, хәйриячелек һәм имидж эше.
Барысын да тулысынча күзаллау өчен, комиссия әгъзалары «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Леонид Алехин, югары һәм урта звено белгечләр, гади хезмәткәрләр һәм, шулай ук, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белән очраштылар.
Россия хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге бу премиясе - икътисадның көндәшлеккә сәләтлелеген булдыру һәм россиялеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләрен хәл итүдә мөһим фактор;
җитештерелә торган продукциянең сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән курсны үз үсешендә төп өстенлек иткән оешмаларга дәүләт стимулының нәтиҗәле бер инструменты. Премия бик тә дәрәҗәле санала һәм лауреатларга югары сыйфатлы, көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерүче яки хезмәт күрсәтүче ышанычлы җитештерүче абруен тәэмин итә.
Мондый югары дәрәҗәдә танылу - яңа партнерлар, заказчылар җәлеп итү, табыш арттыру мөмкинлеге бирә һәм, шуңа бәйле рәвештә, яңа эшлекле мөнәсәбәтләр урнашуга ярдәм итә. Лауреатлар үз фирма бланкларында һәм реклама материалларында әлеге премия эмблемасын куллану хокукын да алалар. Быел сыйфат өлкәсендәге премиягә Россиянең 11 компаниясе лаек булды. Сүз уңаеннан, «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыяте копилкасында инде Россия һәм республика күләмендәге берничә югары бүләк бар.
Елена ТОКАРЕВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев