“Җәлил варисларына” исемле китап дөнья күрде
Татарстанда "Җәлил варисларына" исемле яңа китап дөнья күрде. Советлар Союзы Герое, шагыйрь, көрәшче Муса Җәлилгә багышланган китапның автор-төзүчесе - шагыйрь Рифат Сәлах. Автор китапның Муса Җәлилнең кызы - Чулпан Җәлил белән киңәшләшеп язылганын билгеләп узды. 95 битле китап 1 мең данә тираж белән чыккан. "Җәлил варисларына" ике телдә язылган. Анда...
Татарстанда "Җәлил варисларына" исемле яңа китап дөнья күрде.
Советлар Союзы Герое, шагыйрь, көрәшче Муса Җәлилгә багышланган китапның автор-төзүчесе - шагыйрь Рифат Сәлах. Автор китапның Муса Җәлилнең кызы - Чулпан Җәлил белән киңәшләшеп язылганын билгеләп узды. 95 битле китап 1 мең данә тираж белән чыккан. "Җәлил варисларына" ике телдә язылган. Анда шагыйрьнең биографиясе һәм фотографияләре, шигырьләре, кулъязмалары, "Моабит дәфтәре" оригиналы фотосурәте урын алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев