Узган атнада ТүбәнКамада яшьләрнең һөнәри осталыгын бәяләү буенча «НК-Мастер» республика бәйгесе узды.
Анда катнашкан 140 конкурсант республика күләмендә шәһәр данын яклады. 22 номинациядә алып барылган күнекмә тикшерү биремнәре, чыннан да, гадиләрдән түгел иде. Биредә химик анализ лаборанты; технологик насос һәм компрессорлар машинисты; органик булмаган матдәләр җитештерү аппаратчы-операторы белгечлеге буенча белемнәр...
Узган атнада ТүбәнКамада яшьләрнең һөнәри осталыгын бәяләү буенча «НК-Мастер» республика бәйгесе узды.
Анда катнашкан 140 конкурсант республика күләмендә шәһәр данын яклады. 22 номинациядә алып барылган күнекмә тикшерү биремнәре, чыннан да, гадиләрдән түгел иде. Биредә химик анализ лаборанты; технологик насос һәм компрессорлар машинисты; органик булмаган матдәләр җитештерү аппаратчы-операторы белгечлеге буенча белемнәр дә, тимерне эретеп ябыштыру, слесарь-ремонтлаучы, хәтта аш-су остасы гамали күнекмәләре дә тикшерелде. Сүз дә юк, конкурсның максаты да, нәкъ менә эшче һөнәрләренең дәрәҗәсен күтәрү иде бит.
Бәйгедә башкарылган эшләрне мәртәбле жюри - укытучылар, производствога өйрәтү мастерлары, «Түбән Кама нефтехим», «Түбән Кама шин», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК» җәмгыятьләре вәкилләре бәяләде.
Конкурсантларныңкиеренке хезмәте үзенең уңай нәтиҗәсен бирде. Иң куанычлысы шул: төрле юнәлешләрдә үткәрелгән әлеге бәйгедә күпчелек призлы урыннарны Түбән Кама уку йортларында белем алучылар яулады.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев