Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Редакция күченде, бүләкләр ияләрен көтә...

Безнең яңа адрес Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Узган атнаның җомга көнендә «Туган як» газетасы редакциясе үзенең адресын алмаштырды. Без Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына күчендек («Шәһәр паркы» тукталышы янындагы, Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан керүгә, каршыда ук тора). Шунда икенче каттагы бүлмәгә урнаштык. Төп керү урынындагы вахтада утыручы...

Безнең яңа адрес Хөрмәтле газета укучыларыбыз!
Узган атнаның җомга көнендә «Туган як» газетасы редакциясе үзенең адресын алмаштырды. Без Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасына күчендек («Шәһәр паркы» тукталышы янындагы, Химиклар урамы 64нче йорт аркасыннан керүгә, каршыда ук тора). Шунда икенче каттагы бүлмәгә урнаштык. Төп керү урынындагы вахтада утыручы хезмәткәрләрдән сорап табарсыз.
Әлегә Актүбә урамындагы 6а йортта урнашкан элекке редакциядә баш бухгалтерыбыз калды. Газетага язылырга те-ләүчеләр, шуннан килеп газета алучылар, белдерү тапшыручылар, гадәттәгечә, анда да киләләр. Сорауларыгыз булса, 43-17-57 номеры белән (факс та шул ук) редакциянең яңа урынына шалтырата аласыз.
Бүләк ияләре мәгълүм 14 ноябрьдән алып 18 ноябрьгә кадәр редакциягә килеп 2017 елның беренче яртыеллыгына «Туган як»ка язылучыларга махсус кызыклы конкурс оештырган идек. Анда катнашканнарга лосьон, сабын, гель җыелмасына, пластмасс савытларга яки өстәлгә куелышлы рәсем рамына ия булу мөмкинлеге бирелде. Бу санда бәйгенең нәтиҗәсен газета укучыларыбызга җиткерәбез: узган атнада килеп «Туган як»ка язылган Вәсилә Харис кызы Хәбибрахмановага (Түбән Уратма авылы) истәлекле бүләк итеп, лосьон, сабын, гель җыелмасы; Розалия Мирсәет кызы Фәрухшинага - пластмасс савытлар һәм китап, Миңненаҗия Нурулла кызы Хәйретдиновага (икесе дә шәһәрдән) рәсем рамы һәм китап бирелә. Бүләкләрне үзегез теләгән вакытта эш көннәрендә иртәнге 8дән кичке 4кә кадәр (12.00-13.00 сәгатьтә - төшке ял) Актүбә урамындагы 6а йортка килеп ала аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев