4 октябрь 2019 яңалыклары
-
Ташламалы бәядән язылып калыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2020 елның беренче яртысына газетага яздыру кампаниясе уңаеннан, «Язылу ункөнлеге» уздырыла. 3-13 октябрьдә «Туган як» газетасына ташламалы бәяләрдә язылырга мөмкин.
-
Шәһәрдән бер дә ким түгел
Зур Афанас авылында төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды. Бина төзелгәнгә 50 елдан артык булса да, капиталь ремонт анда беренче тапкыр ясалды.
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
Татарстан язучылар берлегенең 85 еллык юбилеенда түбәнкамалылар да катнашты.
-
Эшче көчләр җитәме?
Түбән Кама даны Татарстан һәм Рәсәйдә генә түгел, ә чит илләргә дә таралган эре промышленность предприятиеләренә бай. Димәк, шәһәребездә эшсезлек, гомумән, булмаска тиеш.
-
Аларда мәктәп киеме мәҗбүри түгел
Түбән Камага Франциянең Реймс университеты мөгаллимнәре килеп китте. Алар шәһәребезнең белем бирү системасы белән танышып, тәҗрибәләре белән уртаклашты.
-
ХӘБӘРЛӘР
Эшмәкәр буласыгыз килсә...
-
Тәкъдимнәрне көтәләр
8 октябрьдә Түбән Камада «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектының быелгы нәтиҗәләре буенча җәмәгать сөйләшүләре узачак. Шулай ук киләсе елга планнар да каралачак.
-
Нигездә, «юеш эш»кә ирләр бара
Рәмис Сибгатовка 4-5 яшендә бер подполковник йолдызларын бүләк итә. Шул вакыттан малай милиционер булырга хыяллана. Әтисе дә, әтисенең абыйсы да милициядә хезмәт куя. Рәмис әтисенең йолдызларын күлмәгенә беркетеп йөргәнен дә яхшы хәтерли. 21 яшендә егет морадына ирешә – хокук сакчылары сафына баса.
-
Элиталы бистә булачак
Районыбызның Каенлы авылы озакламый элиталы йортлар бистәсе булып китәргә мөмкин. Мондый бистә төзү проекты милли конкурс финалына үткән һәм жюри тарафыннан югары бәягә лаек булган. Озакламый, 28 октябрьдә Петербург шәһәрендә җиңүчеләр игълан ителәчәк.
-
Полиция хәбәр итә
Нәрсә этәргән?
-
Элек тә ут капкан
56 яшьлек ир янгын вакытында үз өендә янып үлгән.
-
Урнашасың килсә, түлә!
Суд эскәмиясендә – алты кешене алдаган 29 яшьлек ир. Аларга ул «ТАНЕКО» га эшкә урнаштырырга вәгъдә биреп, акча сораган. Гомуми зыян күләме – 200 мең сум.
-
ЮХИДИ хәбәр итә
Туктап, ярдәм иткәннәр
-
Булганнан бар да була
Сәләтле җитәкче, хирург, психолог, укытучы... Күпме кешене аякка бастырган җан җылысын кызганмаган табиб! Сүзем медицина көллияте директоры Ринат Нуретдинов (фотода) турында. Әле, күрмәүчеләр өчен махсус факультет ачып, массаж ясарга өйрәтү буенча дәресләр оештырган ул.
-
Өлкәннәрне кайгыртып
Шәһәрдә һәм районда өлкән буынның сәламәтлеген кайгырту буенча дәүләт программалары уңышлы гына эшләп килә. Шуларның берсе – «Демография» милли проекты быел тормышка ашырыла башлады.