Урнашасың килсә, түлә!
Суд эскәмиясендә – алты кешене алдаган 29 яшьлек ир. Аларга ул «ТАНЕКО» га эшкә урнаштырырга вәгъдә биреп, акча сораган. Гомуми зыян күләме – 200 мең сум.
Ир танышларына «әтием заводта начальник булып эшли, сезне дә җиңел урнаштыра, 10 мең сум гына түләргә кирәк», – дигән. Әмма соңрак азрак сораган, дип уйлаган булса кирәк һәм «квалификация таныклыгы» өчен 7 мең сум түләргә кирәклеген әйткән. Ә кешеләр ышанган һәм түләгән.
– Якланучым үз гаебен тулысынча таныды, үкенә һәм зыян күрүчеләрнең акчаларын кайтарырга ниятли, – ди адвокат Тимур Коләхмәтов.
Гаепләнүче үтенече буенча, суд берничә тапкыр күчерелгән. Әмма бу юлы зыян күрүчеләр аны үткәрүләрен таләп иткәннәр. Тиздән хөкем карары да билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев