Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Нигездә, «юеш эш»кә ирләр бара

Рәмис Сибгатовка 4-5 яшендә бер подполковник йолдызларын бүләк итә. Шул вакыттан малай милиционер булырга хыяллана. Әтисе дә, әтисенең абыйсы да милициядә хезмәт куя. Рәмис әтисенең йолдызларын күлмәгенә беркетеп йөргәнен дә яхшы хәтерли. 21 яшендә егет морадына ирешә – хокук сакчылары сафына баса.

Мәктәпне тәмамлагач, Рәмис Сибгатов Түбән Кама икътисад, идарә һәм хокук институтының экология бүлегенә укырга керә. Нияте – экология полициясе хезмәткәре булу. Әмма укуын тәмамлаганда мондый бүлек башка ведомство карамагына тапшырыла. Егет хәрби хезмәтен үтәп кайткач, эчке эшләр идарәсенең авыр җинаятьләрне ачыклау бүлегенә эшкә керә. Эше үтерүчеләрне эзләү белән бәйле.
Бер карасаң, мәетләрне күрү, алар янында булу, карау, тикшерү – авыр нәрсә. Әмма Рәмис өч ел эшләү дәверендә тәмам ияләнгән, исе китмичә тыныч кына сөйли.
– Чынлап әйткәндә, бүлеккә керү теләге «Убойная сила» сериалын карагач туды. Аны хәзер дә карарга яратам. Әмма чынбарлык белән, гомумән, туры килми ул. Сериалда барысы да җиңел һәм тиз эшләнә кебек тоела. Чынлыкта җинаятьчеләрне табу, алар белән эшләү – катлаулы һәм җитди хезмәт, – дип аңлата лейтенант Сибгатов.
Нигездә, Түбән Камада «көнкүреш» үтерүләр күбрәк: бергә яшәүче ир белән хатын талашып, пычакка ябыша яки бергә салып утырган әшнәләр бер-берсенә кул күтәрә һ.б. Хәер, бу хакта без даими язып торабыз. Шундый коточкыч җинаятьләрнең берсе турында газетабызда берничә ай элек язма чыкты. Шинчылар урамындагы бер йортта ир бергә яшәүче хатыныннан көнләшеп, аны балта белән үтерә. Ни кылганын аңлапмы, үз-үзенә кул салырга тели. Полиция начальнигы Айнур Камалов «янгын сүндерү» баскычыннан тәрәзә аша кереп, бу бәндәне кулга ала. Алай гынамы, җинаятьче әле балаларны да үтермәкче була. Ачыкланганча, ир наркотиклар куллана, хатын да наркотиклар белән бәйле маддә буенча «үтә», өстәвенә бер баласына карата ана хокукыннан мәхрүм ителә. Рәмис әйтүенчә, иң кызганычы – ятим калган ике бала.
Гадәттә, үтерүчеләрне тиз арада табалар, чөнки бу вакытта полициянең бар бүлекләре эшкә керешә. Аннары шәһәр буенча куелган видеокамералар да эшне җиңеләйтә.
– Үтерүчеләрнең күпчелеге – 35-40 яшьтә, нигездә, «юеш эш»кә ирләр бара. Җинаятьчеләрнең күбесе моңа кадәр төрмәдә утырып чыккан була, шуңа күрә гаепләрен танырга ашыкмый. Иң авыры – гаепләрен таныту, дәлилләр эзлибез, корбаннарының һәм үзләренең күршеләре, таныш-белешләре белән сөйләшәбез, моңа кадәр җаваплылыкка тартылган булсалар, эшләрен тикшерәбез, – дип дәвам итә Рәмис Сибгатов.
Рәмискә командировкаларга да еш барырга туры килә икән. Әгәр дә җинаятьче башка шәһәрдән булса, аны эзләргә, табарга кирәк. Мәсәлән, бервакыт ике ир «счетчикларны тикшерәбез», дип, пенсионерлар фатирын талап чыккан. Җинаятьчеләр – Уфадан, полиция хезмәткәрләре шунда барып, аларны кулга алып кайткан. Чит шәһәрләрдән бездә күбрәк Уфа һәм Удмуртия кешеләре эш итә.
Иң кыска вакытта ачылган җинаять турында да сөйләде лейтенант. Дежур вакытында бер кеше килеп, «мине пычак белән янап, таладылар», дип зарлана. Шунда ук бу урыннан ерак булмаган камерадан видеоязма алына, җинаятьченең кайсы йортка кергәнлеге ачыклана һәм бер сәгать узуга адәмне кулга алалар.
Рәмис Сибгатов эше турында яратып сөйли, планнарында – алга таба хокук саклау органнарында хезмәт кую, Казанның юридик институтына укырга керү.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фото Р. Сибгатовның шәхси архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X