Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәһәрдән бер дә ким түгел

Зур Афанас авылында төзекләндерүдән соң балалар бакчасы ачылды. Бина төзелгәнгә 50 елдан артык булса да, капиталь ремонт анда беренче тапкыр ясалды.

Яңарту эшләре апрель аенда ук башланды. Республика программасы буенча 24 миллион сум бүлеп бирелгән. Балалар бакчасының ачык төсләргә буялган диварлары ерактан күренеп тора. Анда «җылы идән» җәелгән, аерым керү урыны, кер юу бүлмәсе булдырылган, аш пешерү бүлмәсе җиһазландырылган, торба үткәргечләр җир астына «яшерелгән», 20 видеокамера куелган. Төзекләндерү барышында запас чыгу юлы да ясалган. Бизәлеше дә шәһәр бакчаларыннан бер дә ким түгел. Мебель җиһазларлары заманча, караватлар уңайлы, челтәрләргә күңелне җәлеп итәрлек рәсемнәр төшерелгән.
Тантанада Афанас авыл җирлеге башлыгы Николай Бурмистров бу төзекләндерүне озак көткәнен һәм эшнең нәтиҗәсе белән канәгать икәнен җиткерде. Бирегә 180 сабый йөри. Кузнецовлар гаиләсе ин- де бишенче бала алып кайтырга җыена. Димәк, йөрүчеләр саны артачак кына. Гаилә тантанага килгән хөрмәтле кунакларга үзләре бәйләгән йомшак уенчыкларны бүләк итте.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов әйтүенчә, Афанаста уңай үзгәрешләр дәвам итә. Биредә мәдәният йорты һәм мәктәп төзекләндерелде.
Р. Исламов фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев