Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Эшмәкәр буласыгыз килсә...

Әгәр сез 51-56 яшьлек хатын-кыз, яки 56-60 яшьләрдәге ир-ат икән, эшмәкәрлек һәм экскурсия хезмәтләре күрсәтүче белгечлеген үзләштерә аласыз.
«Демография» программасы кысаларында пенсия алды яшендәге кешеләрне В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты филиалында бушлай укыту оештырыла. Әгәр өстәмә белем алу теләге булса, https://50plus. worldskills.ru/ сайтына кереп, яки 41-24-11, 8-917-859-21-22 телефоннарына шалтыратып, тулырак мәгълүмат ала алсыз.

Дипломнар тапшырылган

«Эшкә – велосипедта» акциясендә катнашучыларны бүләкләделәр.
20 сентябрьдә меңнәрчә түбәнкамалы эшкә яки уку йортына велосипедларда барган. Акция сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, экология мәсьәләләренә игътибарны юнәлтә. Автошәһәрчектәге «Велики» музеенда җиңүчеләрне котлау тантанасы узды. Беренче урынны уку йортына ул көнне велосипедта 60 лап укытучы һәм укучы килгән 35 нче лицей алды. Икенче урында – Югары Чаллы авылы мәктәбе, «бронза»га Йола тантаналары йорты хезмәткәрләре лаек булды. Барысына да дипломнар һәм спорт кибетенә сертификатлар тапшырылган.

Бакчачыларга бүләк

Сөенеч: Түбән Камада бакчаларга автобуслар йөрү вакыты 13 октябрьгә кадәр озайтылды.
Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә әйтелде. Көннәр әлегә матур торганлыктан, бакчачылар автобусларның йөртү вакытын озынайтуны сорап шәһәр мэры Айдар Метшинга «Туры элемтә» вакытында мөрәҗәгать иткәннәр иде. Күп санлы бакчачыларның теләк-тәкъдимнәре искә алынды, әле тагын ике атна дәвамында күп эшләр башкара аласыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X