Туган як

10 апрель 2018 яңалыклары

  • 10 апрель 2018 - 08:11
    Бала хокукларын яклау өчен
    Россиядә 1917 елгы революция һәм гражданнар сугышы чорында тәртип бозучылар һәм җинаятьчеләр арасында караучысыз калган үсмерләр күп була. 1918 елда, 100 ел элек, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре барлыкка килә. Безнең районда балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе 1965 елда төзелә. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре...
    840
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 07:53
    Төбәкне өйрәнүчеләр җыелды
    Казан шәһәренең милли мәдәният үзәгендә 3-4 апрельдә II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Бу җыен танылган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан Республикасының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы һәм «Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» ярдәме белән оештырылган. Татарлар яши торган...
    768
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 07:43
    Кагыйдәләрне бозу очраклары бар
    Кемерово шәһәрендәге «Зимняя вишня» сәүдә-күңел ачу комплексында чыккан янгында дистәләрчә кешеләр һәлак булган иде. 28 марттан Түбән Кама прокуратурасы да кешеләр күп җыелган урыннарны тикшерә башлады. Түбән Кама Советлар йортында әлеге тикшерүләр буенча нәтиҗәләр ясалды. Шәһәрдә кешеләр күп җыела торган 133 урын бар: 58 сәүдә үзәге, 31 җәмәгать туклану урыны,...
    618
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 07:38
    Сорауларыгыз булса
    «Туган як» газетасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов белән 17 апрельдә телефон аша «туры элемтә» оештыра. Авыл тормышына кагылышлы сорауларыгыз булса, аларга җавапны шул көнне 15.00 - 17.00 сәгатьтә 43-17-57 номеры белән шалтыратып, Альфред Галим улының шәхсән үзеннән ишетә алачаксыз. Әгәр ул...
    889
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 07:29
    ЯҢАЛЫКЛАР
    Кабул итү 12 апрельдә 16.00 сәгатьтә «Бердәм Россия» партиясенең Түбән Камадагы җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә шәһәр Советы депутаты Рафаил Хәбибуллин халык сорауларына җавап бирәчәк. Адрес: Студентлар урамы, 9 нчы йорт. Тулырак мәгълүматны 41-71-95 номеры буенча шатыратып, белеп була. Арта барабыз Түбән Кама бала табу йортында өч игезәк малай...
    0
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 07:24
    Җиңү көненә багышлап
    «НТР 24» телеканалының официаль сайты (NTR-24.RU) мәктәп һәм мәктәпкәчә белем бирү йортлары балалары арасында «Минем Җиңү көнем» конкурсы игълан итте. Бәйге Бөек Ватан сугышының Җиңү көненә багышланган. Аның максаты - үсеп килүче буынга фашизмга каршы көрәш турында аңлату, сугыш каһарманнарының батырлыкларына карата хөрмәт хисе тәрбияләү. Һәр катнашучыдан бер генә рәсем...
    945
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 07:15
    «Кулында тылсымлы каләм»
    Күптән түгел Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Нурзия Мирхазова иҗатына багышланган әнә шундый исемдәге чара уздырылды. 39 нчы балалар бакчасы методисты, «Кама таңнары» һәм «Ак калфак» оешмасы әгъзасы Нурзия Рәшит кызының күргәзмәдә урын алган китаплары, методик әсбаплары, журнал битләрендә дөнья күргән дәрес эшкәртмәләре, мәкаләләре, чыннан да, аның каләменең тылсымлы булуы хакында...
    645
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 07:09
    Фэн-шуй фәнме?
    И, үтерә инде кыланып бу халык, өйдәге җиһазларны да билгеле бер тәртиптә куйган булып. Имеш, фэн-шуй буенча куйсаң, өйгә байлык килә. Эшләмәсәң, килә, ди, көтеп тор. Әти-әниең яки ерак әби-бабаң миллионер булып, бай мирас калдырса гына килер ул байлык. «Алма пеш авызыма төш» дип, авызына акча капкан бакага ышанып, байлык...
    590
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 06:59
    Янгын барын да оныттырган
    Үткән гасырның сиксәненче еллар азагы. Горбачевның «сухой законы» хөкем сөргән вакыт. Кибет киштәләре буш, булган товар талонга, хәтта аракы да талонга сатылган заман. Аракы «сыек валюта» дип атала иде ул вакытта. Берәр эш башкарыйм дисәң, шул кирәк. Аннан башка машина, трактор таба алмыйсың, бакчаңны да сукаламыйлар. Якында гына Зәй шикәр...
    536
    0
    0
  • 10 апрель 2018 - 06:47
    Эчтәлекле чараларга бай булды
    Мартның соңгы атнасы илебездә балалар китабы атналыгы буларак билгеләп үтелә. Аның тарихы ерак сугыш елларына барып тоташа. Шул көннәрдән башлап, март ахырында китап атналыгы уздыру матур гадәткә әйләнеп китә. Китап, Укучы, Язучы һәм Китапханә - бүген дә әлеге бәйрәмнең төп геройлары. Мәскәүдә башлангыч алган бәйрәм ил бәйрәменә әверелде. Бәйрәм эстафетасын...
    622
    0
    0
Реклама