Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төбәкне өйрәнүчеләр җыелды

Казан шәһәренең милли мәдәният үзәгендә 3-4 апрельдә II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Бу җыен танылган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан Республикасының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы һәм «Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» ярдәме белән оештырылган. Татарлар яши торган...

Казан шәһәренең милли мәдәният үзәгендә 3-4 апрельдә II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр җыены узды.
Бу җыен танылган галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре инициативасы белән Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарстан Республикасының татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы һәм «Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» ярдәме белән оештырылган.
Татарлар яши торган төбәкләр тарихын өйрәнү 2016 елда Бөтендөнья Татар конгрессы оештырган конференциядән башланып китте. Узган елның 24-25 мартында I Бөтен-россия җыены уздырылды.
Икенче җыенда Россиянең 36 төбәгеннән 374 делегат җыелды. Анда Түбән Камадан да 3 делегат: Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, аксакаллар шурасы әгъзасы Альберт Саттаров һәм мин - Мансур Ганиев - туган төбәкне өйрәнүче буларак катнаштык.
Бер ел эчендә татар төбәкләрен өйрәнүчеләрнең эшендә алга китеш сизелә. Чыгышларда әйтеп үтелгәнчә, күп төбәкләрдә конференцияләр уздырылган, күп кенә авылларда, мәктәпләрдә яңа музейлар ачылып эшли башлаган, районнарда төбәкне өйрәнүчеләр җәмгыятьләре оештырылган. «Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчелр җәмгыяте» оешмасының Уставы юридик яктан рәсми рәвештә теркәлгән.
Авыллар, төбәкләр тарихы турындагы китаплар күргәзмәсе елдан-ел зуррак күләмдә уза. Быел китаплар саны бигрәк тә арткан. Яңа чыккан китапларны үзләре белән алып килүчеләр хәтта аларны урнаштырырга урын таба алмадылар. Стенд 17 метр озынлыкта һәм буй җитә алмаслык биеклектә төзелгән.
Мин үзем белән Рөстәм Мәҗит улы биргән ике китапны алып бардым. Китапларның икесе дә Бөтендөнья татар конгрессының җирле җитәкчесе Р.Ганиев инициативасы һәм ярдәме белән дөнья күрде. Мәшһүр Алмаз Хәмзиннең истәлекле документларга таянып язылган «Җидегән чишмә» һәм Виктор Шадринның легендар көрәшчебез Данил Галиев турында яңа гына нәшер ителгән китаплары зыялы татар вәкилләренә тәкъдим ителде.
Инде икенче ел «Туган җир»-«Родной край» дип аталган төбәкчеләр журналы теркәлеп уңышлы гына нәшер ителә. Мөхәррире - тарих фәннәре докторы Д.М.Исхаков. Ул агымдагы елдан башлап квартал саен чыга башлады.
Татар энциклопедиясе институты 2017 елдан башлап, күптомлы татар авыллары тарихын әзерләргә кереште. Алда бу зур хезмәтләрне нәшер итү бурычы тора. Аңа зур суммада финанс чыгымнары таләп ителәчәк. Моның өчен Фәннәр Академиясе, Мәгариф министрлыгы, хөкүмәтебез, Президентыбыз ярдәме кирәк булачак.
Дүрт ел элек «Татар энциклопедиясендә (6 томлык) юкка чыккан авыллар турында мәгьлүмат юк, моны ничек тә булса төзәтергә, булдырырга, өстәргә кирәк», - дип, Татар энциклопедиясе институтына хат белән мөрәҗәгать иткән идем. Чираттагы кабул итүендә Разил Вәлиевкә да тәкъдим ясадым. Ниһаять, бу зур эш башланып китте.
Җыенда катнашучылар арасында ерактан килгән студентлар, хәтта югары сыйныф укучылары да бар иде. Кызыксынып таныштым, сораштырдым. Иркутск, Барнаул, Төмән шәһәрләреннән килгән яшьләр тырышып-тырышып саф татар телебездә аралашалар. Бу күренеш бик шатландырды.
Җыенда күп чыгышларда катнаш никахларның халкыбыз язмышына, киләчәгенә начар тәэсир итүе турында кабат-кабат борчылып сөйләделәр.
Мансур ГАНИЕВ,
туган төбәкне өйрәнүче һәвәскәр тарихчы.
Фотоларда: 1886 елда Кушлавыч авылы мулласы Габулла Тукайның тууын шәрехләгән метрикә кәгазенең күчермәсе (өстә); җыенга делегатлар күп килгән (аста сулда); авыллар, төбәкләр тарихы турында китаплар күргәзмәсенең бер өлеше
(аста уңда).
Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев