Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Бала хокукларын яклау өчен

Россиядә 1917 елгы революция һәм гражданнар сугышы чорында тәртип бозучылар һәм җинаятьчеләр арасында караучысыз калган үсмерләр күп була. 1918 елда, 100 ел элек, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре барлыкка килә. Безнең районда балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе 1965 елда төзелә. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре...

Россиядә 1917 елгы революция һәм гражданнар сугышы чорында тәртип бозучылар һәм җинаятьчеләр арасында караучысыз калган үсмерләр күп була. 1918 елда, 100 ел элек, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссияләре барлыкка килә. Безнең районда балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе 1965 елда төзелә. Бу хакта шәһәр һәм район җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов сөйләде.
Тарихка күз салсак...
1965 елда Түбән Камада җинаятьләр саны җиде тапкырга арта. Шуңа күрә 16 августта балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе төзелеп, үз эшен башлый. Аның беренче рәисе - халык мәгарифенең район бүлеге мөдире Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшин була. Әлеге комиссия караучысыз калган балаларны махсус йортларга урнаштыручы, хокукларын яклаучы барлык оешмалар эшләрен тикшереп тора. Төп максат - җинаятьләр санын киметү, тәртип бозу очракларын булдырмау.
Күп еллар эчендә комиссиядә зур үзгәрешләр барлыкка килә. Әмма хәзерге вакытта да максаты шул килеш кила. Түбән Кама мэры урынбасары Эльвира Долотказина комиссия эше белән 2011-2013 елларда җитәкчелек итә. Бу вакытта башкарма комитетта махсус бүлек ачыла, хезмәткәрләр саны 5 кә кадәр арта. Озак еллар комиссиядә наркология диспансеры поликлиникасы мөдире Людмила Львова һәм «Веста» үзәге директоры Татьяна Мыльникова хезмәт куя.
Аракы корбаннары
Кызганычка каршы, хәзерге вакытта балалар хокукларын еш кына ата-аналар үзләре боза. Бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен, аларга карата чаралар да күрелә. 2017 елда 2115 административ эшнең 1444е әнә шундый ата-аналарга карата кузгатыла. «Дөрес, башка еллар белән чагыштырганда, саннар кимегән. Профилактик әңгәмәләр үз нәтиҗәсен бирә дип әйтергә була. Алкогольле эчемлек белән мавыгу сәбәпле, административ җаваплылыкка тартылган ата-аналар саны да кимегән. Алар өчен Түбән Камада төрле проектлар эшли. Мәсәлән, «Аеклык ноктасы» проекты үз нәтиҗәсен бирә. Ике ел эчендә анда катнашучы 11 хатынның җидесе савыккан. Кызганыч, калганнарның өчесе үзләрен җиңә алмаган, берсе үлгән. Хәзерге вакытта проектта тагын 10 хатын-кыз катнаша. Наркология диспансерында эчкечелек белән авыручы 131 ата-ана дәваланган», - ди Айдар Фәретдинов. Иң аянычы: ата-аналарыннан күреп, алкогольле эчемлекләргә балалар да ияләшә.
Узган ел комиссия тарафыннан 287 очрак тикшерелгән, шуларның 119ы - 16 яше тулмаган үсмерләр.
Әти-әниле ятимнәр
Балаларны сәламәтлекләренә яки гомерләренә куркыныч янаган гаиләләрдән коткару максаты белән, 2008 елда Түбән Кама муниципаль районында ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы төзелә. Мондый гаиләләр исәпкә куела. Алар өчен индивидуаль тернәкләндерү программасы эшләнә. Хәзерге вакытта консилиумда 67 гаилә исәптә тора. Узган елда төзәлгән 103 гаилә исәптән төшерелгән. Кызганыч, 48 ата-ана яңадан хокукларыннан мәхрүм ителгән. Газиз, якын кешеләре була торып та, ятим калган балалары аларны гафу итәрләрме? Әллә гомерләре буе сагынып яшәрләрме?
Аңлаучы табылырмы?
Бүгенге көндә тагын бер зур мәсьәлә - үсмерләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары. Узган ел дөнья белән хушлашырга карар кылган җиде баланың өчесен коткарып калып булмаган. Сәбәпләре дә билгеле. Гаиләдә һәм мәктәптәге проблемалар бала психикасына зыян сала. Әти-әнисе белән мөнәсәбәтләре начар булса, үсмер депрессиягә бирелергә мөмкин. Көнгә күпмедер вакыт табып, балагыз белән сөйләшү авыр түгел, аның проблемалары турында тыңлау, халәтен аңлау бер-берегезгә якынаерга ярдәм итә. «Үсмерләр арасында үз-үзенә кул салу очракларына профилактика максатыннан, узган ел ахырында мәгариф идарәсе тарафыннан махсус программа кабул ителгән. Нәтиҗәсе буласына ышанабыз», - дип ассызыклады Айдар Фәретдинов.
Эшлиселәр күп әле
Узган елда балигъ булмаганнар белән эшләүче инспекторлары тарафыннан 99 рейд уздырылган. Караңгы вакытта яки тыелган урыннарда 378 үсмер тотылган, ата-аналары административ җаваплылыкка тартылган. Җинаятьләр саны кимесә дә, эшлиселәр күп әле. 2017 елда тәрбиягә авыр бирелүче үсмерләргә җәмәгать тәрбиячеләре билгеләнгән. Эш җиңелләрдән түгел. Җәмәгать тәрбиячеләре итеп дәүләт хөкүмәте органнары, җирле үзидарә советы вәкилләре, хокук саклаучылар, иҗтимагый оешмалар хезмәткәрләре, хәрбиләр билгеләнә ала. Үз үрнәге белән һәрбер кеше мондый балаларга ярдәм күрсәтә ала.
Лилия ИСХАКОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев