Туган як

Янгын барын да оныттырган

Үткән гасырның сиксәненче еллар азагы. Горбачевның «сухой законы» хөкем сөргән вакыт. Кибет киштәләре буш, булган товар талонга, хәтта аракы да талонга сатылган заман. Аракы «сыек валюта» дип атала иде ул вакытта. Берәр эш башкарыйм дисәң, шул кирәк. Аннан башка машина, трактор таба алмыйсың, бакчаңны да сукаламыйлар. Якында гына Зәй шикәр...

Үткән гасырның сиксәненче еллар азагы. Горбачевның «сухой законы» хөкем сөргән вакыт. Кибет киштәләре буш, булган товар талонга, хәтта аракы да талонга сатылган заман. Аракы «сыек валюта» дип атала иде ул вакытта. Берәр эш башкарыйм дисәң, шул кирәк. Аннан башка машина, трактор таба алмыйсың, бакчаңны да сукаламыйлар.
Якында гына Зәй шикәр заводы. Күбрәк басуларга шикәр чөгендере чәчәләр. Чөгендер эшкәрткән өчен шикәр комы бирәләр. Тирә-як авылдан җыелган Түбән Кама халкы чөгендер утарга атлыгып тора иде…
Унар-егермешәр капчык шикәр комы авылдагы һәр йортта диярлек. Аны кая куеп бетермәк кирәк. Варенье кайнатырга да ул кадәр кирәк түгел, ашап та бетереп булмый. Бер юл кала: әче бал куеп, «төнлә туган»ны ясарга. Түбән Кама кешеләренең күбесе - химик. Аның ише нәрсәне ничек ясарга кирәклеген бөтен нечкәлегенә кадәр белә.
Ул вакытта кунаклар да еш килә иде бит. Ярый ите-бәрәңгесе авылдан, әле сыйларга да кирәк бит.
Шулай бервакыт эштән кайткач, гаилә дустыбыз шул зәһәр сыекчаны «куып» ята икән… Хатыны ашарга пешерә, ди. Хатынына карап торырга кушып, ир ваннага юынырга кереп киткән.
Шулчак ишек кыңгыравы чылтыраган. Ачса, ирле-хатынлы дуслары басып тора, ди. Кунакка килгән болар…
Хатын кунаклар ярдәме белән өстәлне залга куеп, табын әзерләгән. Иренең ваннадан чыкканын көтеп залда гапләшеп утыралар икән. Ире кушкан эш исенә төшеп, хатын кухняга йөгереп чыккан… Эш харап, банка тулып түгелгән дә, ут кабынып та киткән. «Пожа-аар! Янабыз!» - дип кычкырырга тотынган хатын.
Ире таз белән су күтәреп ваннадан йөгереп чыккан да, сибеп тә җибәргән. Банка авып, тагын да ныграк яна башлаган… Янгынны йөгерә-йөгерә сүндергәннәр…
«Уф-ф-ф, сүндердек» - дип, залга чыгып диванга утырганнар. Шунда кунакка килгән хатын: «Кара әле, кем абый, алдыңны каплабрак утырсаң яхшырак булыр иде», - дип әйтмәсенме! Дустым караса-а-а, анадан тума шәп-шәрә утыра икән. Нишләсен, сикереп торган да, ваннага йөгергән. Ә анда ваннадагы су тулып ашкан...
Хатыны, кунаклары җиң сызганып эшкә тотынганнар. Кухнядагы бер ванна сабынлы суны җыеп (әле ярый астагы күршеләрне басмаган), җыештырып, тәртипкә салып, рәхәтләнеп кунак булып кайтып киткән тегеләр.
Дустым оялуыннан, алар кайтып киткәнче, ваннадан чыкмый утырган…
Мирзанур ШӘЙМОРЗИН.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: