Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эчтәлекле чараларга бай булды

Мартның соңгы атнасы илебездә балалар китабы атналыгы буларак билгеләп үтелә. Аның тарихы ерак сугыш елларына барып тоташа. Шул көннәрдән башлап, март ахырында китап атналыгы уздыру матур гадәткә әйләнеп китә. Китап, Укучы, Язучы һәм Китапханә - бүген дә әлеге бәйрәмнең төп геройлары. Мәскәүдә башлангыч алган бәйрәм ил бәйрәменә әверелде. Бәйрәм эстафетасын...

Мартның соңгы атнасы илебездә балалар китабы атналыгы буларак билгеләп үтелә. Аның тарихы ерак сугыш елларына барып тоташа. Шул көннәрдән башлап, март ахырында китап атналыгы уздыру матур гадәткә әйләнеп китә.
Китап, Укучы, Язучы һәм Китапханә - бүген дә әлеге бәйрәмнең төп геройлары. Мәскәүдә башлангыч алган бәйрәм ил бәйрәменә әверелде. Бәйрәм эстафетасын шәһәрләр, авыллар күтәреп алды. Менә 75 ел инде ул - китап сөюче балаларның төп китап бәйрәме.
Язгы каникул көннәрендә китап атналыгы «Апуш» исемендәге балалар үзәк китапханәсендә дә уздырылды. 24 март - бәйрәмне ачу көне иде. Бу көнне китапханәбезгә килгән китап сөюче дусларыбызны әкият геройлары каршы алды. Атналык турында әзерләнгән видеоролик, китап турында кызыклы мәгълүматлар, уеннар «Бәләкәч» 0+, «Балачак» 6+, «Яшүсмер» 12+ залларында үткәрелгән чаралар бәйрәм көнен тагын да җанландырып җибәрде.
Атналыкның «Гаилә ялы» дип аталган икенче көнендә татар телен өйрәнергә теләүче гаиләләрне кабул иттек. Нәни укучыларыбыз «Яз, яз, яз килә!» дигән чарада «Яз» иленә сәяхәт иттеләр, мавыктыргыч уеннар ярдәмендә татарча яңа сүзләр белән таныштылар.
«Әкияти сишәмбе» - балаларны әкиятләр иленә дәште. 73 нче балалар бакчасыннан килгән әкият укырга яратучы балалар бездә кунакта булды. Алар «Кем әкият ярата?» дип аталган мультимедияле уенда бик теләп катнашты.
Бу көнне китапханәбезгә килгән балалар белән «Әкияти табышмаклар» дип аталган библиографик уен да уйналды.
«Юбилейлы чәршәмбе» балаларны «Могҗизалар кыры» уены аша 2018 елның юбиляр язучылары белән таныштырса, «Кинолы пәнҗешәмбе» көнендә китапханәбездә көнозын балалар өчен кинолар, мультфильмнар күрсәтелде.
«Иҗади җомга» балалар өчен кызык та, тәрбияви дә көн булды. Чөнки «Китап шифаханәсе» дип аталган мастер-класста балалар китапны ремонтларга өйрәнделәр, аңа матур кыстыргычлар ясадылар.
«Күңелле шимбәдә» кунакта иң нәни китап сөючеләребез булды. Алар өчен Абдулла Алишның «Чукмар белән Тукмар» әкияте буенча әзерләнгән чара үткәрелде.
Атналыкны йомгаклау чарасы булган «Китап бәйрәме», Халыкара балалар китабы көне белән тәңгәл килеп, 3 апрельдә - Г.Тукай исемендәге уку һәм ял итү паркында үткәрелде. Бу чара шәһәребезнең балалар китапханәләре белән берлектә узды. Әкият геройлары, кызыклы уеннар, викториналар, табышмаклар, шигъри физкульт-минуткалар 2018 ел - «Китап атналыгы»ның онытылмаслык мизгелләре булып истә калды.
Гөлфара БИКУШОВА,
балалар үзәк китапханәсенең баш китапханәчесе.
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев