Туган як

24 октябрь 2017 яңалыклары

  • 24 октябрь 2017 - 11:19
    Кул эшли, күңел шатлана
    Татар халкы борын-борыннан матурлыкка омтылган. Бу омтылышның чагылышын без шул гүзәллекне тукымаларга төшереп чиккән кул эшләрендә күрәбез. Гасырларны узып, бүгенге көнгә кадәр әбиләребезнең сандыкларында сакланган бу истәлек-ядкарьләргә сокланмаган кеше юктыр, мөгаен. Бүгенге көндә дә гүзәл затларыбыз - ханымнар, ял сәгатьләрен бушка уздырмый. Берәүләр чәчкә кадый торган каптырмалар ясаса, икенчеләре бәйләү...
    578
    0
    0
  • 24 октябрь 2017 - 11:02
    Җиңүгә барысы да өлеш керткән
    Т.Миӊнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәмәрданова чираттагы зур бүләккә ия булган. Кыргызстанда узган «АRT-ОRDO» VI Халыкара театр фестивалендә ул Чыӊгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклендәге Тулганай роле өчен «Иӊ яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиӊгән. - Бүләкне алгач та, аптырау да, сөенү дә, шаккату...
    611
    0
    0
  • 24 октябрь 2017 - 10:47
    Мактаулы исемгә лаек
    Аксакаллар шурасының чираттагы утырышында шәһәребездәге «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе һәм Татарстан Язучылар берлегенең Түбән Камадагы әгъзалары исеменнән, язучы Фәтхулла Абдуллинга «Түбән Каманың Мактаулы гражданины» исеме бирүне сорап, Түбән Кама мэры Айдар Метшинга язылган хатны укып тыңлаганнан соң, бу тәкъдим хупланды, ул бу исемгә лаеклы дип табылды. Фәтхулла Абдуллин - күп...
    574
    0
    0
  • 24 октябрь 2017 - 10:41
    Даламанга туры рейс
    Киләсе елның маенда Бигеш аэропортыннан Төркиянең Даламан аэропортына туры рейс ачмакчылар. Бу уңайдан Түбән Камага Даламан аэропорты генераль директоры Әхмәт Хәмди Гювенч һәм «Анекс Тур» туристлык агентлыгы генераль директоры Азамат Шамырканов килде. Алар Бигеш аэропорты директоры Сергей Романцев озатуында аэропортка экскурсия ясадылар. Әхмәт Хәмди Гювенч Татарстанда еш булса да, Түбән...
    716
    0
    0
  • 24 октябрь 2017 - 10:32
    Кышка әзерме? Әзер!
    Шәһәрдә җылыны быел 26 сентябрьдән бирә башладылар. 1 октябрьдә барлык социаль объектлар җылылык белән тәэмин ителде, торак йортларда эш октябрь башына кадәр барды. Җылылык системасын сезонга әзерләү барышында зур эш башкарылды. Шушылар һәм кышка әзерлек буенча башка чаралар турында шәһәр җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис...
    560
    0
    0
  • 24 октябрь 2017 - 10:19
    Яшелчәне кайдан сатып алырга?
    Шәһәрдә бер айлап ярминкәләр эшли: яшелчә, ит һ.б. сату сезоны башланды. Халык капчыклап бәрәӊге, суган, кишер сатып ала. Әмма кибетләрдә бәя арзанрак, дигән сүз дә йөри. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү хәерлерәк дип, Бызов базарына юл алдым. Нишләптер, биредә Түбән Кама фермерлары продукциясе генә сатыла, дип уйлаган идем. Нигездә,...
    580
    0
    0
  • 24 октябрь 2017 - 10:17
    Ашыгырга кирәк
    Диспансеризация узу чорында 9 ай эчендә 8,5 мең кешедә төрле авырулар ачыкланган. Нигездә, бу - шикәр чире, эчке секреция бизләре һәм сидек-җенес органнары авырулары. Күбесе башлангыч чорда табылган. Әлегә 35 мең кеше тикшерелгән. Табиблар ашыгырга киңәш итә. Исегезгә төшерәбез: быел диспансеризацияне яшьләре 3кә бүленгәннәр уза. Моның өчен, иртәнге сәгать 7.30да...
    630
    0
    0
  • 24 октябрь 2017 - 06:00
    ЯҢАЛЫКЛАР
    Кабул итәләр Түбән Кама шәһәренең тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция подполковнигы Азат Минсалих улы Әмирханов гражданнарны дүшәмбе һәм пәнҗешәмбедә - 14.00-18.00 сәг.; сишәмбе,чәршәмбе һәм җомгада - 8.00-12.00 сәг.; аның урынбасары, юстиция майоры Денис Васильевич Евдокимов дүшәмбе һәм пәнҗешәмбедә - 8.00-12.00 сәг.; сишәмбе, чәршәмбе һәм җомгада - 14.00-18.00 сәг. Шинчылар ур. 40нчы...
    0
    0
    0
Реклама