Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

Даламанга туры рейс

Киләсе елның маенда Бигеш аэропортыннан Төркиянең Даламан аэропортына туры рейс ачмакчылар. Бу уңайдан Түбән Камага Даламан аэропорты генераль директоры Әхмәт Хәмди Гювенч һәм «Анекс Тур» туристлык агентлыгы генераль директоры Азамат Шамырканов килде. Алар Бигеш аэропорты директоры Сергей Романцев озатуында аэропортка экскурсия ясадылар. Әхмәт Хәмди Гювенч Татарстанда еш булса да, Түбән...

Киләсе елның маенда Бигеш аэропортыннан Төркиянең Даламан аэропортына туры рейс ачмакчылар. Бу уңайдан Түбән Камага Даламан аэропорты генераль директоры Әхмәт Хәмди Гювенч һәм «Анекс Тур» туристлык агентлыгы генераль директоры Азамат Шамырканов килде.
Алар Бигеш аэропорты директоры Сергей Романцев озатуында аэропортка экскурсия ясадылар. Әхмәт Хәмди Гювенч Татарстанда еш булса да, Түбән Камага беренче мәртәбә генә килүе икән. Кунаклар аэропортның уңайлы һәм җыйнак булуын әйттеләр.
- Рейслар май аеннан октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Пассажирлар күп булганда рейсларның санын арттыру мөмкинлеге дә бар, - диде Азамат Шамырканов.
Шунысын да искәртеп узыйк: сентябрьдә Түбән Кама мэры Айдар Метшин җитәкчелегендәге делегация Төркиядәге Мармарис шәһәренә барган иде. Анда Бигеш аэропортыннан Даламанга туры рейс ачу мөмкинлеге дә каралган һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, бу ният гамәлгә ашырыла башлый. 21 октябрьдә Казанда сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясенең XV утырышында Бигеш, Даламан һәм «Анекс Тур» туристлык компаниясе арасында өчьяклы килешүгә кул куелды.
Түбән Кама муниципаль районы рәсми
сайты мәгълүматлары буенча.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев