Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Яшелчәне кайдан сатып алырга?

Шәһәрдә бер айлап ярминкәләр эшли: яшелчә, ит һ.б. сату сезоны башланды. Халык капчыклап бәрәӊге, суган, кишер сатып ала. Әмма кибетләрдә бәя арзанрак, дигән сүз дә йөри. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү хәерлерәк дип, Бызов базарына юл алдым. Нишләптер, биредә Түбән Кама фермерлары продукциясе генә сатыла, дип уйлаган идем. Нигездә,...

Шәһәрдә бер айлап ярминкәләр эшли: яшелчә, ит һ.б. сату сезоны башланды. Халык капчыклап бәрәӊге, суган, кишер сатып ала. Әмма кибетләрдә бәя арзанрак, дигән сүз дә йөри. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр күрү хәерлерәк дип, Бызов базарына юл алдым.
Нишләптер, биредә Түбән Кама фермерлары продукциясе генә сатыла, дип уйлаган идем. Нигездә, башка районнардан килгәннәр икән: мисал өчен, бәрәӊгене Кукмарадан алып килеп саталар. Бәясе - 15 сум. Эре, сары, матур, сатучысы да мактый: «Бик яхшы, бер капчыктан бер-ике яшеле генә чыгарга мөмкин», - ди. Шулай да, сатудагы бәрәӊгенеӊ бер өлешен Смыловкадан да алып киләләр икән.
Суганны Волгоградтан диләр, килосы - 12 сум, кызылы 20 сум тора. Берничә урында 100 сумнан - сенчек һәм 170 сумнан сарымсак сатыла - алары Кукмарадан. Кәбестә дә башка районнан: бер килосы 12 сум, сәүдә урыны кырыйдарак булган сатучы 11 сумга да сатарга ризалашты.
- Бездә аны үстерүче юк - мәшәкате күп, ә кыйммәткә сатып булмый, - ди сатучы хатын. - Кишерен дә читтән кайтарттык, карагыз әле, нинди тигез, шома. Бәясе 15 сум.
Чөгендер һәр палаткада сатылмый, бер-ике кечкенә әрҗәдә күрдем, килосы - 20 сум.
Сатучылар әйтүенчә, сәүдә яхшы бара, кайберәүләр кат-кат килеп сатып ала икән. Шулай да, бәяләрдән канәгать булмаучылар бар: «Кибетләрдә арзанрак», - дип китеп баралар. Шуӊа күрә берничә кибеткә кереп, яшелчә бәяләре белән таныштым.
Чыннан да, берсендә кишер - 14,9 сум. Әмма ул туфраклы һәм пычрак, кагыласы да килми. Чиста итеп юылганын сатып алырга теләсәгез, анысы да бар, әмма 29,9 сум. Икенче кибеттә 13,9 сум торган кишер миңа ошады: шома, тигез, моны алырга була. Бәрәӊгегә килгәндә, бәясе - уртача 16,5 сумнан. Шулай ук юганы һәм юмаганы бар. Кызыл бәрәӊгене 24,9 сумга сатып алып була. Суган бәясе уртача 16 сум тирәсе. Чөгендер 13 сумлап тора. Кәбестәгә килгәндә, бер кибеттә аны 8 сумга да күрдем. Кыяфәте дә «товарный».
Гомумән, эзләсәң, кибеттә дә арзан бәягә яшелчә табып була. Әмма суган арзан булса, бәрәңгесе кыйммәт, кәбестәсе тыгыз, матур булса, кишере сыйфатсыз. Аннары биредә яшелчәне ярминкәдәге кебек капчыклап сатмыйлар.
Иткә килгәндә, аны, нигездә, Үзәк базарда саталар. Хакы төрлечә, сыер ите: кабырга - 260-280 сум, сум итен 300-330 сумнан алып була. Биредә Түбән Кама фермерлары да үз продукциясен тәкъдим итә, Зәй, Аксубай һ.б. районнардан килгән алыпсатарлар да бар. Казның 1 килосы 450 сум. Үзәк базардагы берничә ит кибетенә кереп чыктым. Бәяләр югарырак: кабыргасын 300-310 сумга сатучылар бар, «сум ит» хакын кайберәүләр 370 сумга «менгереп» куйганнар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен шәһәрдәшләр ел саен көтеп ала. Азык-төлекнең кайбер төрләренә бәя бераз кыйммәт булса да, барысын да бер урыннан күпләп сатып алу мөмкинлеге бар.
Сату әле дәвам итә: итне «Комета» базарында, яшелчәләрне Бызов базарында һәм Южная урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында сатып алырга була.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Лилия Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X