Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Кышка әзерме? Әзер!

Шәһәрдә җылыны быел 26 сентябрьдән бирә башладылар. 1 октябрьдә барлык социаль объектлар җылылык белән тәэмин ителде, торак йортларда эш октябрь башына кадәр барды. Җылылык системасын сезонга әзерләү барышында зур эш башкарылды. Шушылар һәм кышка әзерлек буенча башка чаралар турында шәһәр җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис...

Шәһәрдә җылыны быел 26 сентябрьдән бирә башладылар. 1 октябрьдә барлык социаль объектлар җылылык белән тәэмин ителде, торак йортларда эш октябрь башына кадәр барды. Җылылык системасын сезонга әзерләү барышында зур эш башкарылды. Шушылар һәм кышка әзерлек буенча башка чаралар турында шәһәр җитәкчеләренең эшлекле киңәшмәсендә Түбән Кама шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Денис Баландин сөйләде.
- Узган ел җылылык бирү сезоны уңышлы узды. Киләсе сезонга әзерлек эшләре 26 майда өйләргә җылы бирүне туктатуга ук башланды. Җылылык челтәренең ныклыгын тикшерү өчен гидравлик сынаулар уздырылды. Ачыкланган җитешсезлекләр бетерелде, - дип башлады ул сүзен.
Торак фондын сезонга әзерләү дәверендә җылылыкны исәпләү җиһазларына ревизия үткәрү, чистарту, алыштыру, тикшерү кебек комплекслы чаралар уздырылган. Җылылык системаларын тикшерү вакытында 5500дән артык туктату җайланмасы һәм 350 япкыч арматура алыштырылган. Моңа 2 миллион 300 мең сум акча тотылган. Аннары пресслау эше башланган.
Идарәче компанияләр җылылык сезонына хәзерлек эшенә үз өлешләрен керткән. Алар көче белән 3,5 миллион сумга 14 мең квадрат метрдан артык булган түбәдә агымдагы ремонт эшләре башкарылган, 5 миллион сумга 26 мең метр озынлыкта панель җөйләре төзекләндерелгән, подъездларда 4,6 миллион сумга 766 пластик тәрәзә куелган һ.б.
Быел шулай ук подъездларга агымдагы ремонт ясау дәвам итә. Хәзерге вакытта барлыгы 66 миллионнан артык сумга 228 подъезд яңартылган.
- Капиталь ремонт программасы кысаларында, 128 торак йорт төзекләндерелде. 535 миллион сумга 52 йортта - түбәгә, 35 йортта - диварга, 34 йортта җылылык белән тәэмин итү системасына ремонт ясалды, - дип белдерде Денис Баландин. - Бу эш киләсе елда да дәвам итәчәк.
Түбән Кама юлларына кыш куркыныч түгел, дигән фикердә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе. Кар чистарту техникасы җитәрлек, өстәмә ун данә махсус техника сатып алу планлаштырыла, тагын сигезе ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә биреләчәк. Нәтиҗәдә, аларның гомуми саны 69 данә тәшкил итәчәк. Юлларны боздан арындыру өчен реагент та җитәрлек әзерләнгән, кар дүрт полигонга чыгарылачак. 278 километрга сузылган шәһәр юлларының 52 километры - төп магистраль, аларны чистарту ике сменада барачак. Түбән Каманың 94 урынына «Тукталу тыелган» юл билгесе урнаштырылган. Монысы инде машиналарын теләсә кайда ташлап калдырып, техникага комачау итүчеләргә кисәтү.
Сораулар туган очракта яки заявка бирергә теләсәгез, тәүлек дәвамында 072 яки 40-07-20 номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Заявкалар кичекмәстән идарәче компанияләргә җиткереләчәк.
- Көзге-кышкы сезонга әзерлек буенча планлаштырылган барлык чаралар тулысынча башкарылган. Торак-коммуналь комплексы предприятиеләренең оператив службалары эшкә әзер, - дип ассызыклады шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе.
Материалны
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА әзерләде.
Лилия Заһретдинова фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев