Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Җиңүгә барысы да өлеш керткән

Т.Миӊнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәмәрданова чираттагы зур бүләккә ия булган. Кыргызстанда узган «АRT-ОRDO» VI Халыкара театр фестивалендә ул Чыӊгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклендәге Тулганай роле өчен «Иӊ яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиӊгән. - Бүләкне алгач та, аптырау да, сөенү дә, шаккату...

Т.Миӊнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Гүзәл Шәмәрданова чираттагы зур бүләккә ия булган. Кыргызстанда узган «АRT-ОRDO» VI Халыкара театр фестивалендә ул Чыӊгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектаклендәге Тулганай роле өчен «Иӊ яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиӊгән.
- Бүләкне алгач та, аптырау да, сөенү дә, шаккату да, әлеге хәлгә ышанып бетмәү дә булгандыр... Мондый зур бәягә мин чыннан да лаекмы соң дим үземә. Әлбәттә, бу җиңү минеке генә түгел. Театрыбыз режиссер Рөстәм Галиевтән, спектакльдә катнашкан артистлардан башка була алмас иде, - дип хисләре белән уртаклаша Гүзәл.
«Анам кыры» сәхнәдә ике ел яши. Бу вакыт эчендә зур бүләкләргә ия булган. Узган ел Казахстанныӊ Талдыкорган шәһәрендә узган VI Халыкара театр фестивалендә дә спектакльгә югары бәя бирелгән.
Быелгы фестивальдә Казахстан, Таҗикстан, Үзбәкстаннан 13 театр катнашкан, көн саен дүртәр спектакль күрсәтелгән. Түбән Кама артистлары аларны калдырмаска тырышкан.
- Бишкәк шәһәренең «җаны җылы», кешеләренең күңеле хөр. Театрларын, спектакльләрен карау белән беррәттән, андагы кешеләрнең дә тормышын күзәттек -шәһәр тулы роза чәчәкләре, фонтаннар, һәйкәлләр, сыннар... Маршруткасында да йөрдек, искитмәле базарында да булдык, - дип, күргәннәрен соклану белән искә ала Гүзәл Шәмәрданова.
Алда исә яңа планнар, яңа эшләр, яңа роль көтә. Һәм, әлбәттә, яңа җиңүләр насыйп булсын.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
фото театр архивыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев