13 октябрь 2017 яңалыклары
-
Үземнеке – үземә
Әл-лү, урам башындагы зур кибеттә балык сатучы Сания син буласыңмы? Сотовыеңны шул кибеттә эшләүче дус хатын бирде. Минем дуслар шәһәр буйлап сибелгән, сорасам, теләсә кемне табып бирәчәкләр. Шалтыратуымның сәбәбеме? Сабыр ит, хәзер сөйләп бирәм. Ирем өч көн буе өйгә кайтмады, дөрес булса, син аны фатирыңа керткәнсең дип ишеттерделәр. Юк-ла, ник...
-
Төкле аягыгыз белән!
Түбән Кама районы үзәк дәваханәсенә 18 яшь табиб килде. Алар арасында терапевтлар, отоларинголог, хирург, стоматологлар, онколог, анестезиолог, невролог һәм эпидемиолог бар. Яшь белгечләр, нигездә, Ижау дәүләт медицина академиясе һәм Казан дәүләт медицина университетында белем алган, шулай ук Чувашия, Киров, Әстерханнан килгәннәре дә бар. Аларга уңышлар телибез!
-
Кабул итә башладылар
Консультация-диагностика поликлиникасы (Актүбә ур., 11нче йорт) капиталь төзәкләндерүдән соң өлешчә эшли башлады. Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр табиблар авыруларны 2нче поликлиникада кабул итте. Әлегә медицина учреждениесенә 1нче консультация-диагностика поликлиникасы табиблары - кардиологлар, эндокринологлар, неврологлар, гастроэнтерологлар, аллерголог күченде. Шунда ук вакытлыча эшкә яраксызлык кәгазе һәм ташламалы даруларга рецепт язып бирү кабинетлары ачылды....
-
Теркәлергә онытма
Түбән Камада дәүләт хезмәтләренең федераль порталында теркәлү өчен яңа пунктлар ачылган. Беренче өлешен өйдә Интернет аша башкарырга мөмкин, ә менә ЕСИАга бердәм ачкычны белгечләрдән генә алып була. Моның өчен күпфункциональ үзәккә (Мәктәп бульвары ур., 2а) барырга мөмкин. Эш вакыты: дүшәмбе (8.00-17.00), сишәмбе (8.00-20.00), чәршәмбе (8.00-17.00), пәнҗешәмбе (8.00-19.00), җомга (7.00-16.00), шимбә...
-
Покрау көне
Покрау көне «Покрау» дигән изге бәйрәм көне - Табигатькә бәйле күренеш: Төшкә кадәр көз билгесе булса, Ә төштән соң кыш килә, имеш. Кызыл миләш, балан, сер бирмичә, Тибрәләләр җилдән сакланып. Серләшәләр: «Әле безгә көз», - дип, «Покрау» карый бары сокланып. «Олы Покрау» - дини, зур бәйрәм ул, Яшь әтәчтән аш-су...
-
МИЛЛИ ХӘЯТ
29нчы мәктәпнең 3нче «з» сыйныфы укытучыларны татарча концерт куеп котлады. Шигырьләр дә укыдылар, мәктәп тормышына караган юмор күренешләрен дә күрсәттеләр. Укучылар чыгышка «Сөенеч» театр түгәрәгендә әзерләнгән. Беренче алкышлар нык канатландырган, инде әкияткә алынмакчылар. Хәзергә сәхнә хәрәкәтләренә, грим салу осталыгына өйрәнү бара. Күнекмәләр барысына да бик ошый. Йөрүчеләрнең күпчелеге кызлар икән....
-
Мөһим мәсьәләләр каралды
Машиналар саны артачак, комлы-тозлы эретмә җитәрлек, урам җыештыручылар бар... Түбән Камада юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча узган комиссия утырышында шәһәрнең кышка әзерлеген тикшерделәр. Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты директоры урынбасары Павел Перепелов әйтүенчә, быел кышын, кар бигрәк тә күп яуган вакытта, урамнарга төзекләндерү комплексы предприятиесенең 150 хезмәткәре һәм 765 урам...
-
Акциядән файдалан!
Шәһәрдә зур сәүдә үзәкләре һәм социаль яклау учреждениеләре янында вакцинацияләү мобиль пунктлары эшли - мондый акция кысаларында, бер меңнән артык түбәнкамалы прививка ясаткан инде. Машиналарда урнашкан кабинетларда прививканы чиратсыз ясатырга мөмкин. Эштән яки укудан соң поликлиникага барасы килмәгәннәр өчен менә дигән мөмкинлек бит бу. Мобиль пунктта барлык җиһазлар да стериль,...
-
Язылучы почмагы
«Кадер кичәсе»нә дә барырсыз Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2018 елның беренче яртысына «Туган як»ка яздыруны дәвам итәбез. Газетаны йорт адресыгызга китерү өчен язылу бәясе: тулы комплектка - 660 сум, җомга саннарына 546 сум тора. Барлык почта бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп языла аласыз. Альтернатив язылу бәясе (редакциянең үзенә килеп кенә язылырга...
-
Яңалыклар
Сынатмаган Спорт ветераннары арасында дзюдо буенча Италиядә узган дөнья чемпионатында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Рөстәм Фәйзрахманов җиңү яулаган. Ольбия шәһәрендә үткән ярышта 52 илдән 1126 кеше катнашкан. Россия җыелма командасы составында чыгыш ясап, Рөстәм Фәйзрахманов җиңү яулаган. Шәхси исәп буенча ул «көмеш» медальгә лаек булган. Котлыйбыз! Трасса төзекләндерелә...